+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
18 Сентября , 07:33

Башкортстанда М-12 «Восток» трассасының 25 километр юлы тергезелде

Башкортстанда М-12 «Восток» трассасының 25 километр юлы тергезелдеБашкортстанда М-12 «Восток» трассасының 25 километр юлы тергезелде
Башкортстанда М-12 «Восток» трассасының 25 километр юлы тергезелде

Башкортстанда М-12 «Восток» трассасы төзелеше вакытында зыян күргән юл участокларын тергезү дәвам итә. Инде 25 километрга якын юл тергезелде. Яңавылда зыян күргән барлык урам-юл челтәре тулысынча тергезелде. Шулай ук Борай – Тепляки юлының 6,5 километр, Өчбүлә – Яңа Кәңгеш – Яңа Бәдрәк – Боргата юлының якынча 11 километр һәм Югары Тәтешле – Пионерлагерь юлының 3 километр участогы норматив хәлгә китерелде.

Министр Любовь Минакова билгеләп үткәнчә, трасса төзелеше вакытында төбәк юлларына өстәмә йөкләнеш төшкән. Шуңа күрә аларны тергезү район халкының имин һәм уңайлы йөрүен тәэмин итү өчен мөһим.

Хәзер эшләр берничә участокта дәвам итә. Өчбүлә – Яңа Кәңгеш – Яңа Бәдрәк – Боргата юлында иске түшәмә фрезерланган, аскы катлам салына. Дүртөйле – Борай юлында аскы һәм өске катламнар салына, юл читләре ныгытыла. Борай – Тепляки юлында кара вак таштан түшәмә ясала. Яңавыл – Югары Тәтешле – Шүлгән – Ялгыз-Нарат – Майск юлында фрезерлау эшләре башкарылып, аскы катлам салына. Суыккүл авылына керү юлында юл нигезе профильләнә.

Автор:Айсылу Камалова
Читайте нас