

26 сентябрьдә Уфада күмәк йөгереш узачак. Уздыру урыны — Дуслык монументы тирәсендәге Агыйдел елгасы яр буе.
Анда катнашырга мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары, спорт яратучы гаиләләр, ветераннар һәм йөгерергә яратучылар чакырыла. Уфа мэриясе хәбәр итүенчә, оештыручылар 2, 4 һәм 6 километр дистанцияләргә тугыз йөгереш, шулай ук спорт ветераннары өчен йөгереш әзерләячәк.
«Кросс нации» барлык теләүчеләр өчен бушлай үткәрелә. Теркәлүне «Госуслуги» порталында «Массовые спортивные соревнования» бүлегендә үтәогә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: 2025 елда башкалада «Кросс нации» стартларына өч меңнән артык кеше чыкты.
Фото: [leech=https://www.bashinform.ru/]https://www.bashinform.ru/[/leech]