

Башкортстан "Росреестр"ы мәгълүматлары буенча, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында республика буенча 1 693 489 җир участогы бар. Аларның 97,7 процентында чикләр билгеләнгән, 38 659 (2,3процент) участокның төгәл координатлары юк. Бу күрсәткеч - Идел буе федераль округында да, Русия Федерациясендә дә иң яхшысы.
2025 елның 1 мартыннан 487-ФЗ санлы Федераль закон көченә кергәннән соң, чикләре ачык билгеләнмәгән участокларны сату, бүләк итү яки арендага бирү мөмкин түгел. Андый участокларда урнашкан биналарга һәм торак йортларга хокукларны теркәү дә мөмкин түгел, хәтта хокук суд карары белән танылса яки мирас тәртибендә күчсә дә. Бу чара «койма низаглары»н бетерүгә һәм килешүләрдәге рискларны киметүгә юнәлтелгән.
Межалау вакытында күршеләр чикләрне килештерү актына имза куя, бу киләчәктә территориаль дәгъваларны булдырмый.
Межалау үткәрелгәнме-юкмы икәнен Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан күчермә яки кадастр картасы аша белергә мөмкин. Кадастр номерын керткәндә, чикләр төс белән күрсәтелә; әгәр межалау тәмамланмаган булса, «Чик координатлары юк» дигән билге чыга.
Чикләр булмаса, квалификацияле кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк: ул межалау үткәрә, межалау планын әзерли һәм, килешүдә шарт булса, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мәгълүмат кертү өчен гаризаны үзе җибәрә.
Автор фотосы