

Уфада күпфатирлы йортларга җылылык бирү башлануның төгәл датасы билгеле булды. Шәһәрнең гражданлык саклау идарәсе мәгълүматы буенча, җылыту 5 октябрьдә кабызылачак.
Социаль объектларга — балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә — җылылык бирү инде башланды.
Җылытуга бәйле сорауларны Уфаның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең ситуацион үзәге белгечләренә 8 (347) 277-09-11 телефоны буенча бирергә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, ял көннәрендә дә кабул ителә. Шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кайнар линияләре эшли: 8-800-250-52-80 (МУП УИС) һәм 8-800-511-30-15 («БашРТС»).
Автор фотосы