+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
9 Октября , 18:49

Уфада Ленин исемендәге яңартылган парк ачылды

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада Ленин исемендәге яңартылган парк ачылдыУфада Ленин исемендәге яңартылган парк ачылды
Уфада Ленин исемендәге яңартылган парк ачылды

Бүген Уфада Республика көненә багышланган тантана кысаларында Ленин исемендәге яңартылган парк ачылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Сбербанк идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.

Паркны төзекләндерү 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында башланган. Эшләргә республика һәм Сбербанк ярдәм күрсәткән.

Яңарту барышында парктагы ике тарихи фонтан ремонтланган, аларда хәзер утлы-музыкаль тамаша күрсәтелә. Табигый таш баганалы керү аркасы торгызылган. Яңа йөрү юллары, сәхнәле амфитеатр, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган. Шулай ук памп-трек һәм озынлыгы 1200 метр булган йөгерү юллары җиһазландырылган. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә махсус уен мәйданчыгы булдырылган.

Паркта 100дән артык агач утыртылган, чәчәк түтәлләре ясалган, эскәмияләр, парк атынгычлары һәм батутлар урнаштырылган. Яктырту системасы һәм юл өслеге яңартылган, видеокүзәтү системасы куелган. Биредә кафе да эшләячәк. Төзекләндерү вакытында Башкорт АССРы бүләкләренә багышланган истәлекле стелалар кебек тарихи элементлар да сакланган һәм яңартылган.

Радий Хәбиров паркның үзгәрүенә өлеш керткәннәре өчен Сбербанкка һәм Герман Грефка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыруда финанс ярдәме генә түгел, ә зур интеллектуаль эш тә башкарылган. Парк шәһәр халкы өчен мөмкин кадәр ачык һәм уңайлы ителгән.

Герман Греф та тарихи мохитне саклап, заманча ял итү мөмкинлекләре булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул паркның гаиләләр һәм дуслар белән очрашу, спорт белән шөгыльләнү һәм саф һавада ял итү урынына әверелүен теләде.

Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда ZAINETTDIN этно-шоуы, «Голос» проектында катнашучылар Илдар Абдуллин һәм Назгөл Отузова, бию коллективлары чыгыш ясады. Кичәнең төп музыкаль кунагы IOWA төркеме булды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев