

"Искиткеч китап, күңелем шатлана — анда берничә битен билгеләп куйдым, — ди төбәк җитәкчесе. - Мин башкортларда костюм культурасының технологик һәм эстетик яктан никадәр уйланылган, тирән булуына һәрвакыт гаҗәпләнәм. Безнең ата-бабаларыбыз төрле материаллар белән эшли белгән, гаҗәеп бизәнү әйберләре ясаган".
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, республика алдында зур бурыч тора — бу һөнәрне тергезү, саклап калу һәм үстерү, гамәли сәнгатькә аның барлык күренешләрендә дә ярдәм итү.
- Бу халкыбыз тарихының һәм мәдәниятенең мөһим өлеше, һәм, әлбәттә, икътисадыбыз — без креатив индустрияләр дип атыйбыз", — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм барысына да уңышлар һәм яхшы ял көннәре теләде.
Фото: "Башинформ"