+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь 2022, 10:26

Стәрлебаш басуларыннан муллык агыла!

Районда быел рекордлы уңыш үстереп алынды.

Стәрлебаш басуларыннан муллык агыла!
Стәрлебаш басуларыннан муллык агыла!
Былтыр Русия дөнья базарында 35 миллион тонна ашлык сатты һәм төп азык-төлек җитештерүче илләр арасында ныклы урын алды. Быелгы уңыш байтакка югарырак көтелә.

— 50 миллион тонна ашлык сатачакбыз, — дип яңа бурыч билгеләде ил Президенты Владимир Путин. Президент күрсәтмәсенең үтәлеренә шик юк. Чөнки басулардагы муллык шул турада сөйли.
Стәрлетамак, Чакмагыш, Мәләвез, Авыргазы, Кырмыскалы игенчеләре соңгы гектарларның уңышын җыя. Әлеге районнарда һәр гектардан 40 центнердан артык ашлык алына.
Коры, югары сыйфатлы ашлыкны кулланучыга озатканчы кайда сакларга, ә сатып алучы килеп чыкса, күпмегә озатырга? Бүген күпчелек хуҗалыклар шушы мәсьәләләр турында уйлана.
Стәрлебашлылар, мәсәлән, былтыр һәр гектардан 14 центнер чамасы уңыш җыйган, җәмгысы 51 мең тонна ашлыкны сату авыр булмаган. Һәр тонна ашлыкны 20 мең сумга кадәр сатканнар. Бүген исә ашлыкның тоннасын нибары 8-10 мең сумга сатып алырга теләк белдерүчеләр генә бар. Крестьян әлегә уйлый, кабаланмый.
— Стәрлебаш районы быел үз тарихында беренче тапкыр шундый уңышка иреште, — ди Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов. — Юл төзү, төзекләндерү, ремонт буенча күп эшләдек. Кешеләр безнең тырышлыкны күрә һәм уңай бәяли. Ашлыкны да дәүләт элекке сыман сатып алса, ягъни интервенция алымын файдаланса, яхшы булыр иде. Мул уңыш үстерү генә җитми, аны саклау, сату кебек проблемаларны хәл итү бурычы да тора.

Рәиф Мәүлеткулов.
Стәрлебаш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: