+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 декабрь 2022, 17:10

Республикада уникаль сөт комплексы төзелә

Башкортстанда 3,5 млрд. сумга сөт фермасы төзеләчәк.

Республикада уникаль сөт комплексы төзелә
Республикада уникаль сөт комплексы төзелә
Халыкара бизнес атнасында аграр тармакта инвестицион проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән берничә килешү һәм кредит килешүе имзаланды. Сөт терлекчелегендә гамәлгә ашырылачак проектларның берсе генә дә базарга көн саен 115 тоннадан артык сөт озатачак.

"ВТБ банкы белән кредит килешүенә кул куюга ике ел әзерлек эшләре алып бардык", - дип аңлатты Калинин исемендәге сөт-товар комплексы директоры Николай Коваленко. Ул Стәрлетамак районында, Көньяк бистәсе янында төзелеп килүче сөт комплексын уникаль дип атады.

«3 млрд. сумнан артык кредит килешүе сөт терлекчелеге буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Республикада әлегәчә булмаган, технологик яктан кызыклы проект: 3,5 мең фураж сыеры моноблокта урнашачак, корпусларның минималь саны, шулай ук таналар үстерү мәйданы булачак. Бездә саву залы бар инде. Без ВТБ банкы белән берлектә ике ел төрле модельләрне эшләдек, технологияләрне өйрәндек һәм инвестпроектны вакытында гамәлгә ашырырга һәм кредит белән кыска срокларда исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирүче шундый нәтиҗәле вариантны таптык», - диде Николай Коваленко.

Башкортстанның ВТБ идарәчесе Станислав Морилов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгындагы проектларны банк инде тормышка ашырган, әмма хәзерге килешү - әлегә төбәкнең аграр өлкәсендә кредит учреждениесе өчен иң зурысы.

"Проект безнең өчен кызыклы, бигрәк тә аны аңлаешлы, үтәкүренмәле, ышанычлы партнер белән имзаладык, алар белән тагын берничә юнәлешне билгеләдек, - диде Станислав Морилов, - Республиканың аграр секторы актив үссен өчен барысын да эшләячәкбез».

Николай Коваленко сүзләренчә, сөт-товар комплексы 80 процентка төзелеп беткән инде. Аны тулы куәтенә эшләтеп җибәргәннән соң, ул эшкәртүгә көненә 115 тонна җибәрә алачак.
 
Фото: special.invest-don.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: