+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2023, 12:44

Башкорт аты - нинди ул?

11-12 августта Баймак районының Граф күле буенда «Башкорт аты» халыкара фестивале узачак. Ә сез башкорт атының нинди икәнен, аның башка атлардан аермасы нәрсәдә икәнен беләсезме?

resbash.ru
Фото:resbash.ru

Башкорт аты XVII-XVIII гасырларда киң таралган булган. Тарих битләрендә шул атларда ял итмичә, аларны ашатмыйча 8 сәгать эчендә 120-140 километр юл үтүләр турында да мәгълүмат сакланган.

Петр Рычков үзенең «Топография Оренбургская» китабында Русиядә башкорт атларының борынгыдан ук көчле токым булуы хакында яза. Автор шулай ук атларның йөреше, җитезлеге һәм тизлеге кебек сыйфатларын да билгеләп үткән. Элек аларның бәясе 30-50 сум булган. Рычков сүзләренчә, күп кенә башкортлар ат көтүләре тоткан, нигездә, бер көтүдә 300-400 ат булган.

Рычков язганча, башкортлар кышын да, җәен дә далада көтүләр тоткан. Кар никадәр тирән булса да, башкорт аты карны казырга һәм кипкән үлән белән тукланырга гадәтләнгән. Ә җигелә торган атларга кышын хуҗалары печән дә хәзерләгәннәр.

Токымчылык эше профессор Иван Сайгин җитәкчелегендә Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында алып барылды.

- Башкорт аты — кеше тарафыннан кулга ияләштерелгән бердәнбер йорт хайваны, ул кышлау өчен ризык хәзерләүне һәм ашатуны таләп итми. Алар нык, чыдам. Башка токымлы атлар арасында иң сөтлесе, үрчемлелеге буенча да алдарак тора. Аның уртача гомер озынлыгы 25 елга кадәр җитә! Бу - атлар өчен бик яхшы күрсәткеч. Гомер буе атлар белән шөгыльләнәм. Күп кенә фәнни мәкаләләр яздым, генотипларны өйрәндем. Башкорт атын башка токымнар белән катнаштырырга ярамый. Бу хакта «Башкорт аты» фестивалендә җентекләбрәк сөйләрмен, - ди Башкортстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәнүз Шаһалиев.

Фото: Кәримә Усманова, resbash.ru

Башкорт аты - нинди ул?
Башкорт аты - нинди ул?
Башкорт аты - нинди ул?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: