Кичә үткән атналык оператив киңәшмә барышында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы мотоукчылар полкы медротасының госпиталь бүлеге начальнигы Владислав Орловскийны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде. Республика Башлыгы бу бүләккә яугирнең махсус хәрби операциядә күрсәткән кыюлыгы өчен лаек булуын билгеләде.
Радий Хәбиров Башкортстанның махсус хәрби операция белән бәйле чараларда актив катнашуын һәм илебез азатлыгы өчен барган сугышларда якташ яугирләребезнең батырлык күрсәтүләрен билгеләде. Әйтергә кирәк, республикада СВОда катнашырга теләк белдерүчеләр санының көннән-көн арта баруы да игътибарга лаек. Бу уңайдан Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаевның махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүе дә зур хөрмәт уята. Бу турыда ЦУРда узган киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте.
– Азамат Морзагалиевичка зур рәхмәт. Әлбәттә, гади булмаган карар бу. Әйтергә кирәк, мондый карарга ул берүзе генә килмәде. Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районының хәрби комиссары Ринат Зәбиров, Сибай депутаты Әхәт Асылбаев һәм “Башмедь” компаниясе водителе Рамил Илбуллов та киттеләр. Без аларга рәхмәтле. Без барыбыз да илебез киләчәгенең махсус хәрби операциядә хәл ителүен яхшы аңлыйбыз, – диде республика Башлыгы.
Чарада Лилия Гомәровага Башкортстан Республикасыннан Русиянең Федерация Советына сенатор вәкаләтләре тапшырылуы турында хәбәр ителде. Башкортстан Башлыгы шул турыда указга кул куйган. “Мондый карар – безнең берлектәге тәкъдим. Әлеге мәсьәлә буенча Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән дә фикер алыштык. Ул безнең тәкъдимне хуплады һәм республика сенаторының эшчәнлегенә яхшы бәя бирде. Лилия Салаватовна бик мөһим комитетны җитәкли һәм ул безгә таяныч булып тора”, – диде Радий Фәрит улы.
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Парижда ХVII җәйге Паралимпия уеннары үтте. Анда Русия командасы составында Башкортстан спортчылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Бәйгеләрдә Русия командасы яулаган 64 медальнең 6сы – Башкортстан спортчыларында.
Башкортстан Башлыгы оператив киңәшмәдә Халыкара спорт бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган республика спортчыларын һәм аларның тренерларын котлады һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырылачагы турында хәбәр итте.
Оператив киңәшмәдә катнашучыларны сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда коронавируска бәйле хәл белән таныштырды. Министр сүзләренә караганда, әлеге вакытта бу диагноз куелган 97 пациент – стационар шартларда, инфекция йоктырган 1173 кеше амбулатор шартларда дәвалана. Министр фикеренчә, инфекцион госпитальләрдә авыруларны кабул итү өчен урын һәм дәвалау препаратлары җитәрлек дәрәҗәдә.
Республика белән идарә итү үзәгендә узган ял көннәрендә туристлар арасында популяр юнәлешләрдә электричкаларда зур чират хасыйл булу һәм шул сәбәпле барлыкка килгән проблемалар турында да җитди сөйләшү булды.
– Ялларда Айгир станциясе юнәлешендәге электричкаларда чиратлар хасыйл булу турында социаль челтәрләрдә байтак хәбәр булды. Министрлык бу проблеманы хәл итү буенча нинди чаралар күрде? – дип сорау бирде Радий Хәбиров тармак министрлыгы җитәкчелегенә.
Ведомство башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Любовь Минакова бу хәлне ял көннәрендә әлеге маршрут буенча пассажирларның моңа кадәр 800дән артмавы, ә бу көннәрдә 1200 кешегә җитүе белән аңлатты һәм туристларны ташуда автобуслар файдаланылуы турында хәбәр итте.
Радий Хәбиров 15 сентябрьдә шундый ук проблеманың Раевка – Уфа маршруты буенча йөрүче “Ласточка” электричкасында күзәтелүе турында да әйтте һәм киләчәктә мондый хәлләргә юл куймас өчен алдан ук тиешле чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады.
Соңгы атнада кояшлы коры көннәр республикада урып-җыю эшләре темпын арттырырга булышлык итте, диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов. Ул 16 сентябрьгә 1 миллион гектардан күбрәк мәйданда уңыш җыеп алынуын һәм шуның 995 мең гектары бөртекле культуралар булуын әйтте. Тулай ашлык җыемы – 2,144 миллион, һәр гектардан уртача уңыш 22,1 центнер тәшкил итә. Министр сүзләренә караганда, синоптиклар алдагы ике атнада көннәрнең чагыштырмача коры һәм җылы булуын фаразлый һәм мондый көннәр республика хуҗалыкларына урып-җыюны һәм мал азыгы хәзерләүне, нигездә, тәмамларга ярдәм итәчәк.
Әлбәттә, республикада узган атналарда булган вакыйгалар арасында иң мөһиме Башкортстан Башлыгын сайлаулар булды. Оператив киңәшмәдә каралган мәсьәләләргә йомгак ясап, Радий Хәбиров болай дип белдерде:
– Сайлаулар тәмамланды. Бу битне ябабыз. Сайлаулар алдыннан без кешеләргә ирешелгән уңышларыбыз турында сөйләдек. Бу битне дә ябабыз. Без хәзер артка, моңа кадәр булган уңышларга карап түгел, алга йөз тотып эшләргә тиеш.
Олег Төхвәтуллин.