Аграр фәндә, фәнни-педагогик һәм авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләүдә югары нәтиҗәләргә ирешә ул. Назыйф Раян улының хезмәт сөючәнлегенә, укуга омтылышына әти-әнисе һәм өлкән абыйлары зур йогынты ясый.
Үсмерлек чоры Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килә. Әтисе бик иртә дөнья куя. Сугыш башлангач, өлкән абыйлары яуга киткәннән соң гаилә башлыгы урынына кала һәм 12-13 яшьтән үк икмәкнең кадерен белергә өйрәнә. Сугыш елларында туган авылы Яңа Аташта — төрле кыр эшләрендә, аннары колхозда хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта Иске Дөмәйдә белем ала һәм мәктәпне уңышлы тәмамлый.
1946 елда ул Башкорт авыл хуҗалыгы институтына агрономия факультетына укырга керә. Студент елларында ук берничә төр авыл хуҗалыгы культурасын игү буенча кыр тәҗрибәсе һәм тикшеренүләр үткәрә. Аның нәтиҗәләрен институт хезмәтләрендә бастырып чыгара. Ә практика вакытында Яңавыл һәм Борай районнарында хуҗалык-лар агрономы булып эшли.
Институтны кызыл диплом белән тәмамлагач, яшь белгеч Куергазы районының Мораптал совхозына агроном булып эшкә юллана. Соңрак, преподавательләр берничә тапкыр чакырганнан соң, ул профессор С. Н. Тайчиновның туфрак белеме кафедрасы каршындагы аспирантурага кайта. Аспирантура елларында (1952-54) ул Бөре тәҗрибә басуында тикшеренүләр үткәрә.
1955 елда соры урман туфрагының сөрү катламын тирәнәйтү һәм күмдерү проблемасы буенча диссертациясен уңышлы яклап, югары уку йортының төрле баскычларын үтә. 1956-61 елларда Уфа югары партия мәктәбенең авыл хуҗалыгы кафедрасы доценты һәм мөдире була. Биредә ул күппрофильле авыл хуҗалыгы кафедрасын булдыра, агрономия циклының теория һәм гамәли дисциплиналары буенча лекцияләр укый. Югары партия мәктәбен тәмам-лаучылар колхоз, совхоз һәм авыл районнары җитәкчеләре булып эшләгәндә күп еллар аның агрономия фәне буенча бай эчтәлекле материаллары һәм казанышлары белән файдалана. Шул ук вакытта ул чүп үләннәренә каршы көрәш мәсьәләләре буенча белемен камилләштерүне дәвам итә һәм 1958 елда доцент Э. Рәхимов белән берлектә “Башкортстанда чүп үләннәрен юк итү һәм аларга каршы көрәш чаралары” дигән китап чыгара. Бу монография әле дә студентлар һәм агрономнар тарафыннан киң кулланыла.
1964 елда 34 яшьлек Назыйф Раян улы — проректор, ике елдан соң Башкорт авыл хуҗалыгы институты ректоры итеп билгеләнә. Бу вазыйфада 1979 елга кадәр эшли.
Башкортстан югары уку йортлары ректорлары һәм илнең 100дән артык авыл хуҗалыгы югары уку йорты җитәкчеләре арасында ул иң яше була (36 яшендә — ректор). Шуңа карамастан, Н. Бәхтизин тиз арада хезмәттәшләре арасында югары квалификацияле белгеч һәм талантлы оештыручы буларак абруй казана.
Институтта эшли башлаган чорда сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар белән бәйле күп кенә хәл ителмәгән проблемаларның чишелеш юлларын әзләргә туры килә аңа. Назыйф Раян улы республика һәм илнең авыл хуҗалыгы алдында торган кичектергесез бурычларны, фәннең әһәмиятен, шулай ук авыл хуҗалыгы белгечләренең ролен яхшы аңлый. Хәлне тирәнтен анализлап, ректоратның төп бурычларын билгели. Институтта беренче тапкыр агрономия, зоотехника, инженерлык, икътисад һәм ветеринария белгечлекләре буенча диссертация яклау буенча гыйльми советлар оештырыла. Нәтиҗәдә, 10 ел дәвамында гыйльми дәрәҗәле 60тан артык укытучы әзерләнә. Алар күп еллар дәвамында аграр университетның һәм республиканың берничә югары уку йорты һәм фәнни учреждениесенең төп нигезе булып тора.
Эшчәнлек чорында ул күренекле аграр галимнәр белән тыгыз, иҗади һәм дустанә элемтәдә тора. Алар арасында академик Н. Мысурян, И. Шатилов, А. Гончаренко, профессорлар В. Морозов, А. Кузнецов һәм башкалар бар.
Н. Бәхтизин агрономнар, хуҗалык һәм район җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тора, үсемлекчелек тармагының актуаль мәсьәләләре буенча даими рәвештә киңәшләрен бирә. Ул — бер яктан, тикшерүләр үткәрүдә таләпчән булуы, икенче яктан, тыйнаклыгы, интеллигентлыгы, агрономнарга, укучыларга, хезмәттәшләренә һәм дусларына ярдәм итәргә әзер булуы белән аерылып тора. Бу чорда ректорат Назыйф Раян улы җитәкчелегендә аграр-икътисадчылар әзерләүне оештыруга ирешә. Республикада беренче тапкыр “Икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру” (1966 ел), “Авыл хуҗалыгында бухгалтерлык исәбе һәм анализ” (1969 ел) белгечлеге буенча кадрлар әзерләү башлана. Авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрү факультеты, югары квалификацияле умартачылар әзерләү буенча белгечлек ачыла, берничә яңа кафедра оештырыла.
Институтны җитәкләгәндә,
Н. Бәхтизин уҗым культуралары уңышын арттыру буенча фәнни тикшеренүләрне уңышлы дәвам итә. Бу проблемалар буенча аның тарафыннан фәнни мәктәп булдырыла. Профессор җитәкчелегендә галимнәр коллективы белән берлектә көзге арыш һәм көзге бодайны эшкәртүнең зоналар буенча интенсив технологиясе эшләнә һәм куллануга кертелә. Әлеге эшләнмәләр авыл хуҗалыгы ВУЗлары һәм техникумнар өчен үсемлекчелек буенча дәреслекләргә керә.
Кыска вакыт эчендә илдә танылган адаптив үсемлекчелек фәнни мәктәбен булдыра, әлеге проблемалар буенча галимнәр арасында абруй казана.
1977 елдан профессор Назыйф Раян улы 10 ел дәвамында (1968-78 елларда) агрономия факультетының әйдәп баручы үсемлекчелек кафедрасын да җитәкли. 1979 елда республика җитәкчеләре, аграр фәнне тәҗрибәле оештыручы буларак, аңа игенчелек һәм кыр культураларын селекцияләү фәнни-тикшеренү институтын җитәкләргә тәкъдим итә. Анда ул 10 елга якын директор булып эшли.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча институт һәм аның тәҗрибә-җитештерү хуҗалыклары берничә тапкыр Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия ярышларында җи-ңүче була. Институт базасында кайбер проблемалар буенча Бөтенсоюз һәм халыкара конференцияләр үткәрелә. Аларның эшендә галимнәр белән бергә республиканың әйдәп баручы белгечләре дә катнаша.
1991 елда Назыйф Раян улы Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана һәм Фәннәр академиясе оешканнан алып, үсемлекчелек һәм селекция проблемалары буенча фәнни советны җитәкли.
Аграр фәнгә, авыл хуҗалыгы мәгарифенә һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә 50 елдан артык гомерен багышлый якташыбыз. Ул — 28 монография, җыентык һәм китап, 450дән артык фәнни һәм гәзитләрдә 150 фәнни-популяр мәкалә авторы. Ул “Башкортстан энциклопедиясе”н, Башкортстанның комплекслы атласын әзерләүдә актив катнаша. Аның җитәкчелегендә йөздән артык дипломчы һәм 30 фән кандидаты һәм докторы әзерләнә. Аның фәнни эшләнмәләре дәреслекләргә, Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдимнәренә кертелгән. Фәнни эшендәге уңышлары, авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү һәм республика колхозларына, совхозларына күрсәткән фәнни-производство ярдәме өчен Кызыл Байрак һәм Почет билгесе орденнары, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, “РСФСР һәм СССР Авыл хуҗалыгы отличнигы” билгеләре белән бүләкләнә, СССРның Югары мәктәбе отличнигы. БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәнни-техник җәмгыятенең мактаулы әгъзасы кебек мактаулы исемнәр бирелә. Югары белем бирү өлкәсендәге казанышлары өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Профессор аграр университетның аграр факультетына шәхси фәнни китапханә, меңнән артык китап, брошюра, журнал һәм башка басмалар бүләк итә. Аның фәнни китапханәсе укытучыларга, студентларга, аграр университетның яшь фәнни хезмәткәрләренә озак хезмәт итәчәк әле.
Ул гаилә тормышында да бәхетле иде. Хатыны Гөлниса Мәхмүт кызы белән 50 елдан артык тату гомер кичерделәр. Уллары Рамил — физика-математика фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы.
Н. Бәхтизинның бик күп якын һәм тугры дуслары, җәмгыятьтә лаеклы танылу алган күпсанлы укучылары бар. Галимнең фәнни эшчәнлеген гомумиләштереп, аның студент-аспирантлары һәм докторантлары турында да әйтергә кирәк. Алар хәзер зур галимнәр һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Аның укучылары арасында югары уку йортлары кафедралары мөдир-ләре һәм доцентлары, эре фәнни бүлекчәләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре бар. Яшь буын өчен Назыйф Раян улы һәрвакыт мәртәбәле укытучы һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.
Анатолий Романов,
Илеш районының
Ветераннар Советы рәисе.