+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
19 август 2023, 11:56

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев вафат

Күренекле галим, тюрколог, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Русия лингвистика фәннәре академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Русиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Мирфатыйх Зәкиев вафат.

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев вафат
Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев вафат

Мирфатыйх Зәки улы 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районында, Зәйпе авылында туган. Хезмәт эшчәнлегенең тәүге чоры сугыш елларына туры килә.  1946 нчы елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 1954нче елда – кандидатлык диссертациясе, 1963нче елда докторлык диссертациясе яклый. 1964нче елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

Яшь галимнең 1958нче елда студентлар өчен язган татар теле синтаксисы дәреслеге унбиш мәртәбә яңадан бастырыла. Судентлар бүген дә синтаксис курсын М. Зәкиев китапларыннан өйрәнәләр.

Талантлы галим һәм булдыклы җитәкче 1967нче елда Казан педагогия институты ректоры вазыйфасына тәгаенләнә. Бу дәвердә ул берничә тапкыр Казан шәһәр советы депутаты булып сайланды, ә 1980-1990нчы елларда ТАССР Югары Совет рәисе булды.

1986-2000нче елларда Мирфатыйх Зәки улы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры. Биредә рус телендә әзерләнгән академик “Татар грамматикасы” (1992-1995) өч томлыгының баш мөхәррире булды.

Галимнең фәнни хезмәтләре татар теле белән генә чикләнмәде. Ул  төрки халыкларның этник тарихы буенча берничә китап авторы.

Гомеренең соңгы елларына кадәр фән белән шөгыльләнде, бихисап хезмәтләрен фәнни җыентыкларда яисә аерым китап рәвешендә бастырды, Русия һәм чит илләрдә үткән гыйльми конференцияләрдә катнашты, җәмәгатьчелек, шул исәптән Башкортстан галимнәре белән, белән аралашып яшәде.  2017нче елда Казанда “Мәгариф” нәшриятында 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”е дөнья күрде.

М. З. Зәкиев яшь галимнәрне тәрбияләү өчен  күп көч салды. Җитмештән артык фән кандидатының фәнни җитәкчесе булды, шуларның егермесе – фән докторы, профессор. Туксанга якын дәреслек һәм уку пособиеләре авторы.

Галим Казан шәһәрендә  җәмәгате Лена ханым белән тату гомер кичерде. Ике улы, оныкларының, оныклары балаларының хөрмәтен татып яшәде.

Мирфатыйх Зәки улының якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев вафат
Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: