-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 март 2023, 09:26

Пенсияләр арта!

Кайчан? Күпмегә?

Пенсияләр арта!
Пенсияләр арта!

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, 2022 елның июнендә үткәрелгән 10 процентлы арттыруга өстәп, 1 апрельдән социаль пенсияләрне 3,3 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.

Бу хакта 28 февральдә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте. "1 апрельдән социаль пенсияләрне, июньдә үткәрелгән индексациядән тыш, тагын 3,3 процентка арттырырга тәкъдим ителә. Социаль пенсияләрне индексацияләү ике этапта уза: 2022 елның 1 июненнән — 10, 2023 елның 1 апреленнән - тагын 3,3 процентка. Шулай итеп, бер ел эчендә социаль пенсияләр 13,6 процентка арта, элегрәк яшәү минимумы арткан иде", - диелә хәбәрдә.

Статс-секретарь, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов билгеләп үткәнчә, социаль пенсиянең гомум үсеше үткән елда инфляциядән артып китәчәк, ул 11,9% тәшкил иткән. Социаль пенсияләрне индексацияләүгә федераль бюджеттан агымдагы ел ахырына кадәр 15,57 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк. Индексацияләү пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен якынча 4 млн. кешенекен арттырачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: