-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 июль , 20:17

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары гамәлдә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Бу тематиканы агымдагы елда Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән ныгытты.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары гамәлдә
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары гамәлдә

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, быел гыйнвар аенда «Русия» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында «Туганнар – яраткан» бөтенрусия гаилә форумы кысаларында Гаилә елына федераль дәрәҗәдә старт бирелде. Анда өч гаилә Башкортстанны тәкъдим итте.

- Уфада Идел буе федераль округы гаиләләре арасында «Это у нас семейное» бөтенрусия конкурсының округ ярымфиналын уздыру мөһим федераль вакыйгаларның берсе булды. Анда 377 команда, шул исәптән 53 гаилә катнашты. Республикадан 7 команда бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган конкурсның финалына чыкты, – дип билгеләп үтте Ленара Иванова.

Ленара Иванова Гаилә елында эшли башлаган яңа ярдәм чараларына җентекләп тукталды. Алар арасында - күпбалалы гаиләләрнең дәүләт һәм муниципаль музейларга, паркларга, күргәзмәләргә бушлай йөрүе. Мондый гаиләләрдәге укучылар өчен - шушы елның 1 сентябреннән шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү, ә колледж укучылары өчен уку бәясен 50 процент күләмендә компенсацияләү каралган. Моннан тыш, алмаш гаиләләргә балаларны карау өчен түләү 18,5 процентка арттырылды, ә республиканың гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләрендә яшәүче ятимнәргә кесә акчасы биреләчәк.

Киңәшмәдә шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен «Салют» республика тернәкләндерү һәм белем бирү үзәген төзү барышы турында фикер алыштылар. Комплекс Уфаның Киров районында шул ук исемдәге шифаханә территориясендә урнашачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: