Русия пенсионерлары күңелле яңалыкларга өметләнә ала. Дәүләт думасы депутаты Никита Чаплин агымдагы елның февралендә пенсияләрне өстәмә индексацияләү ихтималлыгы турында хәбәр итте. Бу - пенсияләр гыйнвар индексациясеннән соң тагын бер тапкыр арттырылырга мөмкин, дигәнне аңлата.
Өстәмә индексацияне карау өчен төп сәбәп булып факттагы һәм фаразлана торган инфляция арасындагы аерма тора. 2024 ел ахырында инфляция дәрәҗәсе көтелгәннән югарырак булып чыкты, бу пенсионерларның сатып алу сәләте кимүгә китерә. Шушы кимүне компенсацияләү өчен өстәмә индексация тәкъдим ителә.
Әгәр өстәмә индексация турында карар кабул ителсә, пенсияләр 2,2 процентка артачак, чөнки факттагы инфляция фаразланганнан нәкъ менә шулкадәр артып киткән. Бу Русия пенсионерларының пенсияләре элек планлаштырылганнан да күбрәк үсәчәк дигәнне аңлата.
Динар Кәлимуллин фотосы.