+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 Июля , 08:34

440 мең сумлык түләүне ничек алырга?

Ул кайбер пенсионерларга бирелә.

440 мең сумлык түләүне ничек алырга?440 мең сумлык түләүне ничек алырга?
440 мең сумлык түләүне ничек алырга?
Башкортстан халкы агымдагы елда пенсиянең тупланма өлешен, әгәр аның күләме 439 776 сумнан артмаса, бер тапкыр ала алачак. Бу хакта Башкортстан Республикасы буенча Русия Социаль фонды бүлегендә хәбәр иттеләр.

Мондый түләүне алу хокукы ир-атларда - 60, ә хатын-кызларда 55 яшьтән барлыкка килә. Шунысы кызык, агымдагы елда республиканың инде 1990 кешесе бу бер тапкыр бирелә торган түләүне алган.

Исегезгә төшерәбез, пенсиянең тупланма өлеше 2002–13 елларда эшләүче гражданнар өчен хезмәт хакының 6 проценты исәбенә формалаштырылды, бу акчаны эш бирүче күчереп барды. 2014 елдан башлап страховка кертемнәре пенсиянең страховка өлешенә генә юнәлтелә, әмма моңа кадәр тупланган акчалар сакланган, инвестицияләнә һәм керем китерүен дәвам итә.

Төгәл сумманы «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы өземтә аша яки клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 800 100 0001 (шалтырату бушлай).

Фото: Электрогазета

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас