-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2022, 20:12

Радий Хәбиров: “Сезгә җиңүләр һәм уңышлар телибез!”

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Төбәк җитәкчесе спортчыларга Континенталь хоккей лигасы плей-оффында җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, КХЛның даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча Уфа клубы Көнчыгыш конференциянең турнир таблицасында өченче урында урнашкан иде.

— Ел саен плей-офф башланыр, сезнең өчен иң җаваплы чор алдыннан без мондый очрашуны уздырабыз, ул инде күркәм традициягә әверелде, — диде Радий Хәбиров. — Сез бу этапка бик яхшы нәтиҗәләр белән килдегез — “регулярка” нәтиҗәләре буенча өченче урын. Көндәшегез гади түгел — "Сибирь". Әмма сезнең өчен барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Бу уеннарны җанатарлар, тамашачылар, барлык гаиләләр көтә. Сезгә уңышлар теләп торачакбыз! Өстәвенә, бу сезон сезнең өчен үзенчәлекле — "Салават Юлаев"ка 60 яшь тула.

Республика Башлыгы Пекинда узган Кышкы Олимпия уеннарында хоккей клубы уенчыларының уңышлы чыгыш ясавын аерым билгеләп үтте.
— Сез әле генә Олимпиададан кайттыгыз. Әле бер көн элек кенә без олимпиячеләребез белән очраштык. Бу бәйрәмгә килгән балалар да илебез данын яклаган спортчыларга зур горурлык белән карадылар, — диде Радий Хәбиров. — Безнең команда резервында Александр Кадейкин һәм Шакир Мөхәммәдуллин булды. Моннан тыш, “Салават Юлаев"та өч Олимпия чемпионы: Тему Хартикайнен, Маркус Гранлунд, Сакари Маннинен бар, алар Финляндия командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Бу уңышлар сезгә плей-оффта көрәшергә һәм тамашачыларны сөендерергә өстәмә көч бирер дип уйлыйм. Сездән гадел уен, боздан башыгызны горур күтәреп чыгуыгызны көтәбез.

— Кирәк булса, без республика ягыннан ярдәм күрсәтәчәкбез, — дип ассызыклады республика Башлыгы.

Команда капитаны Григорий Панин барлык уенчылар исеменнән республика җитәкчесенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
— Без плей-оффка әзер һәм җиңәргә ниятлибез. Без республика һәм безнең җанатарлар өчен уйныйбыз, — диде ул.

“Сибирь” белән плей-оффның беренче матчларын уфалылар үз бозында 2 һәм 4 мартта уздырачак, ә читтә уйналачак уеннар 6 һәм 8 мартта узачак.

Читайте нас: