+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 август 2022, 11:05

"Без Башкортстанда спортка зур игътибар бирәбез..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә "Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә" проектына багышланган пост бастырган.

"Без Башкортстанда спортка зур игътибар бирәбез..."
"Без Башкортстанда спортка зур игътибар бирәбез..."
"Без башлап җибәргән төп спорт проектларының берсе – "Спорт көрәше - Башкортстан мәктәпләренә". Бүген проектта бөтен Башкортстан буенча 83 белем бирү мәктәбе бар, планда – 2024 елга 200 мәктәп.

Уфада көрәш сараен тулы куәтенә төзибез. Ә Белорет һәм Стәрлетамакта спорт көрәше буенча аерым мәктәпләр ачылды һәм тулы көченә эшли.

Без планлы рәвештә республикада спортны үстерү өчен шартлар тудырабыз. Һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә.

Моннан берничә көн элек 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Бөтенрусия спартакиадасы финалында безнең спортчы Сәед-Хөсәйн Бакаев Мордовия вәкиле Жамболат Локьяевны җиңде. Исәп - 7:2. Спортчыны һәм аның тренерларын, Илдар Гыйльмановны һәм Валерий Коробовны лаеклы җиңүләре белән котлыйм!

Без Башкортстанда спортны үстерүгә булышабыз, спортчыларны һәм тренерларны хуплыйбыз.
Мондый лаеклы нәтиҗәләр булуына мин бик шат. Барыгызга да гадел көрәш һәм җиңүләр телим!" - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: