+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 февраль 2023, 23:37

Радий Хәбиров Ирекле көрәш үзәгендә булды

7 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили Ирекле көрәш һәм грэпплинг үзәгендә булдылар. Yзәк Уфада Октябрь проспектында ачылды, аның гомум мәйданы - 1 000 квадрат метр.

Радий Хәбиров Ирекле көрәш үзәгендә булды
Радий Хәбиров Ирекле көрәш үзәгендә булды

Башкортстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты, ирекле көрәш буенча республика җыелма командасының баш тренеры Алексей Битков 2,5 ай эчендә бинада инвесторлар хисабына инженер коммуникацияләрен һәм җиһазларын яңартулары турында сөйләде. Республика Спорт министрлыгының социаль заказы буенча инвентарь һәм көрәш матларын сатып алуга 12 миллион сум акча бүленгән.

Радий Хәбиров киенү-чишенү бүлмәләрен, тренажерлар һәм көрәш залларын карады, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча Олимпия чемпионнары – Уфада узучы Русия чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар белән аралашты. Иртәгә алар яшьләр өчен үзләренең мастер-классларын уздырачак.

Русия Спортчылар берлеге президенты, көрәш буенча күп тапкырлар Европа һәм дөнья чемпионы Давид Мусульбес Башкортстан Башлыгына спорт көрәшен үстерүгә зур игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерде. Ул Радий Хәбировка спорт индустриясен үстерүгә, физкультура һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалауга керткән өлеше өчен Берлекнең Рәхмәт хатын тапшырды.

Төбәк Башлыгы атлетларны һәм аларның тренерларын 2024 елда Көрәш сараен ачуда катнашырга чакырды. Республика башлыгы яшь көрәшчеләр белән аралашты, аларга уңышлар теләде һәм яңа көрәш үзәгенең мәртәбәле кунаклар кенәгәсендә теләкләрен язып калдырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: