+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль 2023, 22:13

Иң көчлесе җиңсен!

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарының икенче ярыш көне тәмамлана.

Иң көчлесе җиңсен!
Иң көчлесе җиңсен!

Уфаның 9 мәйданчыгында 11 спорт дисциплинасы буенча медальләр уйнатыла. Уфаның 32нче урта мәктәбендә каратистлар 16 медаль комплекты уйната.

Рима Баталова исемендәге спорт үзәгендә күп кенә ярышлар уза. Биредә баскетбол, йөзү буенча спортчылар көч сынаша.

"Динамо" стадионында волейбол буенча ярышлар уза. Стадионның икенче спортзалында гандбол буенча командалар көч сынаша. Шулай ук, уеннарның икенче көнендә спортчылар диск ыргыту, биеклеккә сикерү, 100 һәм 5000 метрга йөгерү дисциплиналарында ярышты.

Иртәгә Рима Баталова исемендәге спорт үзәгендә күп кенә ярышлар узачак. Барлык җанатарларга да керү бушлай.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: