Эшлекле программа тәмамлангач, форумда катнашучылар, чит ил дәүләтләре вәкилләре һәм чара кунаклары Уфаның бай тарихы булган иң борынгы стадионы «Динамо» спорт аренасында очрашачаклар, сүздә түгел, ә эштә Русиянең спорт державасы булуын исбатлау өчен!
Йолдызлы командада түбәндәге баскетболчылар чыгыш ясаячак: Андрей Кириленко – Олимпия уеннарының бронза призеры, Европа чемпионы, НБАның барлык йолдызлары матчында катнашучы, Алексей Саврасенко – өч тапкыр Евролига җиңүчесе, Европа кубогы иясе, Александр Зуев − 3х3 баскетбол буенча Олимпия уеннарының көмеш призеры;
шулай ук Русиянең титуллы спортчылары: Светлана Хоркина – спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, Роман Власов – грек-рим көрәше буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, Никита Нагорный – спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы һәм Башкортстанның данлыклы вәкиле Максим Чудов – биатлон буенча Олимпия уеннары призеры.
Уфада беренче мәртәбә теләге булган һәркем төрле еллардагы һәм төрле командалардагы спорт йолдызларын бер мәйданчыкта күрә алачак. Башкала халкын һәм кунакларын әлеге уникаль спорт очрашуының шаһиты булырга чакырабыз!
Тамашачылар өчен керү ирекле. Сайтта билетлар броне dynamoufa.ru берьюлы ике билет рәсмиләштерергә мөмкин.
Матчның туры трансляциясе МАТЧ ТВ телеканалында узачак.
Чараны «Дәүләт хезмәтенең үзәк спорт советы» (Мәскәү) һәм «Динамо» баскетбол клубы оештыра.
Фото: Башинформ