2022 елда төзелә башлаган 4,5 мең квадрат метр мәйданлы ике катлы бина 4 юллы 25 метрлы бассейнны, көрәш, тренажер һәм универсаль спорт залларын үз эченә ала.
Тантанада "Башнефть"нең генеральный директоры Владимир Чернов та катнашты. Яңа спорт объекты "Башнефть" компаниясе ярдәмендә Башкортстан һәм "Роснефть" арасындагы хезмәттәшлек кысаларында төзелде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 50 меңгә якын халкы булган Благовещен районы өчен бу комплекс күптән көтелгән бүләк булган. Ул "Башнефть"кә әһәмиятле социаль проект өчен рәхмәт белдерде.
"Шәһәрдә 35 мең кеше яши, ә аларның үз ФОКы юк иде. Шуңа күрә, әлбәттә, төзергә кирәк иде. Бүген - миңа калса, безнең өчен дә, республика өчен дә бик мөһим һәм бәйрәм көне. Мин иң элек үзебезнең «Башнефть» компаниясенә рәхмәт белдерәсем килә. Хөрмәтле Владимир Николаевич, “Башнефть” командасына зур рәхмәт. Бүген мин спорт белән шөгыльләнүче яшь егетләргә карыйм - монда гимнастлар да, боксчылар да, көрәшчеләр дә, баскетболчылар да бар", - диде Радий Хәбиров.
Владимир Чернов ассызыклаганча, 2017 елдан республика белән хезмәттәшлек кысаларында Башкортстанның 16 районында 30дан артык спорт объекты төзелгән. Яңа ФОК, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тәкъдим итеп, көн саен 500гә кадәр кешене кабул итә алачак.
Рәсми өлештән соң баскетбол буенча иптәшләрчә матч, Джефф Монсон һәм СВО катнашучысы Руслан Сафиннан грепплинг буенча осталык дәресе, Олимпия чемпионы Вениамин Таянович җитәкчелегендә йөзү дәресе, пенсионерларга ГТО сертификатлары тапшыру булды.
Фото: blagpanorama.com