+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
24 июнь 2023, 17:00

Шәһәр һәм авыл яшьләре өчен яңа проектлар булачак

Уфада стратегик сессияләр кысаларында Русия һәм Белоруссия яшьләре форумында катнашучылар Русия-Беларусь хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышты.

Шәһәр һәм авыл яшьләре өчен яңа проектлар булачак
Шәһәр һәм авыл яшьләре өчен яңа проектлар булачак

15 субъекттан 100дән артык вәкил ике дәүләтнең дә иҗади һәм гуманитар булмаган яшьләре өчен бертигез кыйммәтле проектлар тәкъдим итте. Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Белоруссия яшьләренең әлегә тормышка ашырылмаган зур потенциалына игътибар итте.

- Башкортстан ике тугандаш халык вәкилләре җыелган үзәк, мәйданчык булды. Без сезнең нәтиҗәле эшләвегез, уңайлы вакыт үткәрүегез, бер-берегез белән аралашуыгыз, иң яхшы идеяләр белән танышуыгыз өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Олырак яшьтәгеләрдә, бүген яшьләр дөрес яшәми, без сезнең яшьтә башка идек, дигән кебегрәк фикер бар. Мин сезгә әйтергә телим, бу бөтенләй дөрес түгел. Сезнең нинди талантлы булуыгызны, бүген дөньяда, илебездә нәрсә булганын, бергә берләшүегезне, илебезгә ярдәм итүегезне, Президентыбызга ярдәмне ничек дөрес аңлавыгызны күреп, мин сезгә хөрмәт сүзләрен әйтергә телим. Тормышыгызда үзегез билгеләгәннең барысы да килеп чыксын. Ә без кирәк булганда ярдәм итәчәкбез. Барысы да яхшы булыр! - диде Радий Хәбиров.

- Без тугандаш дәүләтләрнең авыл яшьләренең бер-берсе белән хезмәттәшлеген көчәйтүче тәкъдимнәр әзерләргә җыенабыз. Ә проектларны катнашучылар үзләре гамәлгә ашырырга тиеш, әлбәттә, урындагы хакимиятләр ярдәме белән. Иң мөһиме - бу һәркемгә кызыклы башлангычлар булачак. Безгә, әлбәттә, авыл тематикасына бәйле проектлар нәтиҗәлерәк күренә, - диде стратсессия модераторы Азат Килсенбаев.

Стратсессия модераторы, Русия Дәүләт думасының Туризм комитеты Эксперт советы әгъзасы Венера Ровенская билгеләп үткәнчә, проектлауда катнашучылар ярдәмгә үз тәҗрибәләрен генә түгел, ә үткән пленар утырыш һәм панель дискуссия нәтиҗәләрен дә үзләштерергә тиеш.

Фото: tuvest.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: