+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
14 август 2023, 16:00

Студентлардан салым тотылмаячак

Студентларга билгеләнгән матди ярдәмнән салым тотып калмаячаклар.

Студентлардан салым тотылмаячак
Студентлардан салым тотылмаячак

Димәк, мохтаҗ булган колледж һәм югары уку йортлары студентларына матди ярдәм түләгәндә аннан 13 процентлы салым тотылмаячак. Хәзер бу түләүләр, әгәр ярдәм күләме 4000 сумнан артса, НДФЛ тарафыннан түләнә.

Закон кабул итүнең кирәклеге шуның белән аңлатыла: салым тотып алганда түләү суммасы, димәк конкрет укучы өчен ул ярдәмнең нәтиҗәлелеге кими.

Мондый матди ярдәмне түбәндәге категорияләр ала:
- ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;
- сәламәтлек мөмкинлекләре чикле студентлар;
- аз керемле гаилә әгъзалары һәм ярдәмгә мохтаҗ студентларның башка категорияләре.

Ярдәм тәртибен һәм күләмен уку йортлары билгели.
Яңа нормалар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк: [leech=https://vk.cqa2ZU]https://vk.cqa2ZU[/leech]

Фото: birskpress.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: