+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
17 ноябрь 2023, 20:13

Башкортстан студентлары «Профессионаллар» чемпионатында катнаша

24-28 ноябрьдә Санкт-Петербургта эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрүгә юнәлтелгән һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узачак. Чарада төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге хакимият органнары, мәгариф оешмалары, предприятиеләр, чит илләр вәкилләре, шулай ук конкурсантлар, экспертлар һәм тамашачылар катнашачак.

Башкортстан  студентлары  «Профессионаллар» чемпионатында катнаша
Башкортстан студентлары «Профессионаллар» чемпионатында катнаша

Чемпионат финалы кысаларында эшлекле бай программа планлаштырылган. Профильле экспертлар, федераль хакимият органнары җитәкчеләре һәм предприятие вәкилләре кадрлар әзерләүнең, Русия икътисадын һәм мәгариф системасын якынайтуның нәтиҗәле системасын булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Эшлекле программада илнең барлык төбәкләреннән 5 меңнән артык кеше, шулай ук дустанә илләрдән делегатлар катнашачак.

- "Профессионаллар" чемпионаты быел беренче тапкыр уздырыла. Финалга Башкортстаннан ун компетенция буенча балалар узды, алар арасында 3D компьютер уеннары өчен модельләштерү, мобиль робототехника, янгын хәвефсезлеге, инженер дизайны, мәгълүмати хәвефсезлек, медицина һәм социаль тәрбия, электроника бар, - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Ярышларда 680нән артык конкурсант үзләрен күрсәтә алачак, алар арасында Русия Федерациясенең күпчелек субъектлары вәкилләре, илнең әйдәп баручы предприятиеләреннән 69 катнашучы һәм башка дәүләтләрдән 40тан артык кеше.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: