Башкортстан дәүләт аграр университетының АПК өлкәсендә бизнесны үстерү белән кызыксынган студентлары, авыл хуҗалыгы колледжлары укучылары, агропредприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук фермерлар «Кайнау ноктасы» залында бергә җыелдылар. Панель дискуссия авыл хуҗалыгында яшьләр һәм тармак үсеше перспективаларына багышланган иде.
Очрашуда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.
- Сез яшь, һәм сездә әле иң кыйммәтле ресурс – вакыт күп, – диде ул, дискуссиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Тормышта, һөнәрдә үзеңне табу өчен мондый мөмкинлекләрне максималь файдаланырга кирәк. Ә моның өчен компетенцияләр булырга тиеш. Сезнең бүген төрле юнәлешләрдә компетенцияләр туплау өчен буш вакытыгыз җитәрлек. Һәрвакыт үзеңне эзләргә һәм эш яисә һөнәри эшчәнлек кызыклы булсын өчен эшләргә кирәк. Иртән эшкә рәхәтләнеп килергә һәм шулай ук рәхәтләнеп өйгә кайтырга кирәк. Ул чагында сезнең үзегез өчен дә, дәүләт өчен дә кирәкле нәтиҗә булачак, - диде ул.
Фото: pravitelstvo.ru