– Сезнең әниегез Гөлниса Мәхмүт кызы гомере буе урта мәктәптә математика серләрен ачкан, ә әтиегез Назыйф Раян улы исеме күпләргә таныш галим генә түгел, ә безнең гәзитнең актив авторы да иде. Математика белән ничек мавыгып киттегез? Монда әниегезнең йогынтысы булдымы? Ә әтиегез моңа ничек карады?
– Әти-әнием минем өчен һәрвакыт маяк булды. Мәктәп елларында аларны бер дә борчымас өчен тырышып укыдым, әмма төгәл фәннәр, нигәдер, күңелемә тизрәк кереп урнашты. Бәхетемә, мәктәптә безгә яхшы укытучылар белем бирде, алар фәнне яраттыра белә иде. Математика серләренә гашыйк булганнар өчен түгәрәк тә оештырдылар. Укытучыбыз дәресләрдән тыш безгә күп өстәмә мәгълүмат бирде. Ә әнием… Ул гомере буе балаларга математика укытты, шуңа күрә минем өчен иң беренче киңәшче булды, бигрәк тә кечкенә чакларда. Әтием, зыялы кеше буларак, беркайчан да миңа бернинди “басым” ясамады, киресенчә, һәрвакыт минем белән бергә шатланды. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, гаиләбез минем карарны берсүзсез кабул итте: математика факультетына укырга кердем.
– Рамил Назыйф улы, кайчан фән Сезнең тормыш юлыгыз икәнен аңладыгыз?
– 1977 елда Ленинград университетын тәмамлагач, Уфа нефть институтына, “Югары математика” кафедрасына юллама алдым. Укытучы эше күп вакытны таләп итсә дә, күңелем фәнни эшчәнлеккә тартыла иде. Дөрес, ул чакта фәнни эшнең асылын, галимнең максатын әле томанлы гына күз алдыма китерә идем. Нәкъ шундый чакта язмыш мине беренче укытучым, остазым, академик Азат Хәлил улы Мирзаджанзадә белән очраштырды. Әлеге очрашу минем киләчәк тормышымны, фәнни һәм шәхси мәнфәгатьләремне, дусларым һәм фикердәшләрем даирәсен билгеләде, дисәм дә ялгышмам.
– Һөнәри юлын сайлаучы өлкән сыйныф укучыларына Сез нинди киңәшләр бирер идегез?
– Бәлки, мин күпләргә таныш бик гади сүзләр әйтермен. Иң беренче чиратта, кайсы һөнәрне генә сайласагыз да, үз эшегезне яратырга кирәк. Чөнки тырышлыкның осталыкка әверелү канунын беркем дә үзгәртә алмый. Әгәр дә тормышыгызны фән белән бәйләргә теләсәгез, яшь галим буларак, сезгә иң беренче чиратта тикшеренүләрегезнең халыкка, җәмгыятькә файдасы булуы турында уйларга кирәк. Менә шул вакытта гына сезнең мәкаләләрегез дә, конференцияләрдә чыгышларыгыз да, хәтта патентларыгыз да булачак. Сүз уңаеннан, техник фәннәр өлкәсендә эшләүче галимнең басылып чыккан мәкаләләр саны гына зур уңышка ирешү дигән сүз түгел әле. Иң мөһиме – сезнең яңалыкларыгызның халыкка файда китерүе, аларны тормышта куллану мөмкинлеге булуы.
– УДНТУ Сезнең өчен нәрсә ул? Сез анда хезмәт юлыгызны башлап, гади укытучыдан абруйлы профессорга, аннары исә алдынгы югары уку йорты ректорына кадәр үстегез. Бу университет Сезнең тормышыгызда нинди урын алып тора?
– Уфа дәүләт нефть техник университеты – минем язмышым, тормыш юлым. Язмышымнан канәгатьмен. 1977 елда Ленинград дәүләт университетын тәмамлагач та, мин шунда килдем. Инженер булып эш башладым, аннары ассистент, укытучы, өлкән укытучы булдым. Нәкъ шушында минем булачак остазым, академик Азат Хәлил улы Мирзаджанзадә белән очраштым. Аның чакыруы буенча аспирантурага, аннары Бакуга докторантурага юл тоттым. Диссертацияне уңышлы якладым һәм кабат үз вузыма кайттым. Доцент, профессор вазыйфаларын башкардым. Кафедра оештырып, аның җитәкчесе булдым. Декан, проректор булып эшләдем. Берничә ел проректор вазыйфасын Башкортстан Фәннәр академиясендә аның президенты сыйфатында эшләү белән бергә алып бардым.
2014-20 елларда ректор вазыйфасын башкардым. Әлбәттә, ректор вазыйфасы – иң җаваплысы. Әгәр дә мин университетыбызның барлык төп баскычларын үтмәгән булсам, мондый җаваплылыкны беркайчан да үз өстемә алмас идем. Моннан тыш, абитуриентлар кабул итү мәсьәләләре белән дә шөгыльләндем, 83нче мәктәп базасында УДНТУ лицеен булдыру инициаторларының берсе булдым, хәзер ул Русиядә иң яхшыларның берсе санала. Озак еллар Югары аттестация комиссиясенең Эксперт советы составына кердем. Минем республика Фәннәр академиясендә җитәкче сыйфатында эшләү тәҗрибәм зур иде. Шуңа күрә ректорлык елларымда университет коллективын УДНТУны яңа биеклекләргә күтәрү бурычларын хәл итүгә берләштерергә әзер идем. Барлык хезмәттәшләрем белән дә конструктив, эшлекле һәм җылы, кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштырдым. Шуңа күрә коллектив минем кандидатураны бертавыштан хуплады. Мин аларның ышанычын акладым, дип ышанам.
– 2011 елда Сезне Башкортстан Фәннәр академиясенең югары җитәкчесе – президенты итеп сайладылар. Әлеге еллар эчендә академия нинди яңарышлар кичерде, нинди казанышларга ирешелде?
– Бу галимнәр өчен сынау чоры иде. Русия Фәннәр академиясендә үзгәрешләр башланып, ул Русиянең һәр фәнни институтына кагылды. Безнең алда республикада инновацион нәтиҗәлелекне үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү кебек җитди бурыч торды. Сәнәгать партнерларын берләштереп, академия тирәли үзенчәлекле “инновацион боҗра” булдырып, без бу бурычны өлешчә хәл итә алдык. Талантлы яшьләрне фәнгә тарту – икенче мөһим юнәлеш булды. Нәкъ шул елларда Уфа беренче тапкыр Бөтенсоюз фән фестиваленең төп мәйданчыкларының берсенә әверелде. Академия диварлары эчендә балалар өчен робототехника мәктәбе эшли башлады, фән белән сәнгатьне берләштергән күргәзмә мәйданчыгы барлыкка килде. Гомумән алганда, минемчә, ул елларда академиядә тормыш гөрләп торды. Кызыклы проектлар күп иде. Әмма, кызганычка каршы, аларның барысын да тормышка ашырып җиткерә алмадык, аерым алганда, Киров урамындагы академия бинасын Фән йортына әверелдерү хыялы чынга ашмады. Хәзерге вакытта бу бурыч өлешчә хәл ителде: биредә, академиядән тыш, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең кайбер структуралары да урнашты.
– Рамил Назыйф улы, Сез республикада киң колач алган “Атайсал” проектында да актив катнашасыз. “Ялтау” дигән проектыгызның асылын ачып бирсәгез иде. Ата-бабаларыгызның җан җылысын саклаган кече ватаныгызга еш кайтасызмы?
– Бала чагымда һәр җәйне әтиемнең туган ягы, Илеш районының Яңа Аташ авылында үткәрдем. Шуңа күрә дә Яңа Аташ – күңелем түрендә, картәтием нигез салган газиз җирем. Биш ел дәвамында Башкортстанның иң югары закон чыгару органында Илеш районын тәкъдим иттем. Көчем җиткән кадәр якташларыма ярдәм итәргә тырыштым. Һәм менә “Ялтау” проекты… Әлеге исем белән күңелемдә иң җылы хатирәләр бәйләнгән. Республикабызның юбилеен билгеләү кысаларында Илеш районы хакимияте белән берлектә, кече ватаным – Яңа Аташ авылының да юбилеен оештырырга ниятләдек. Ул бит Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы белән бер елда туган! Шуңа күрә дә Яңа Аташ – районның иң яшь авылларының берсе. Ә минем картәтием Раян Ханбәк улы Бәхтизин – аңа нигез салучыларның берсе. Бәйрәм Ялтау тавында узды. Әйе, нәкъ менә шунда, тирә-якка ун авыл күренеп торган, хозур табигатьле Ялтауда! Бәйрәм, катнашучыларның бердәм фикеренчә, бик матур һәм җылы узды. Ул чын мәгънәсендә туган авылымны гына түгел, бөтен районыбызны берләштерде. Тантанада күрше районнардан, республика шәһәрләреннән, хәтта илебезнең башка төбәкләреннән дә кунаклар күп булды. Бәйрәмгә килгән якташлар һәм кунаклар күптәнге танышлары, дуслары, якыннары белән күрешеп кенә калмады, күңелләренә яңа дәрт, күтәренкелек алды. Без барыбыз бергәләшеп Яңа Аташ авылына нигез салучы ата-бабаларыбызны искә алдык. Нәкъ менә шул көнне, бәйрәм узган Ялтау тавында, авылның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлек плитәсе куелган таш урнаштырылды, күркәм “Ялтау” мемориаль беседкасы төзелде, ә беседкага “Сәламәтлек сукмагы” сузылды.
Хәзер бирегә, вакытны күңелле итеп үткәрергә, урындагы табигатьнең гүзәллегенә сокланырга, Яңа Аташ һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр генә түгел, бөтен район халкы да килә.
– Сезнең картәтиегез Раян Бәхтизин – даны еракларга таралган “Хөсәения” мәдрәсәсе шәкерте, Яңа Аташ авылы мәчетенең имам-хатыйбы
булган шәхес. Ә Сез үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне ничәнче буынга кадәр беләсез?
– Мин дә, күпләр кебек, үз нәселемнең тарихын тирән кызыксыну белән өйрәнәм. Дустым һәм хезмәттәшем Илдар Габдрәфыйков ярдәме белән Бәхтизиннарның нәсел агачын төзедек. Ерак гасырлар төпкелендә бу фамилия Бәхтигозин булган. Заманында Кадомск төбәгендә Бәхтигозино дигән авыл да гөрләп торган. Язма чыганаклар буенча, нәсел тарихы XVI гасырга ук барып тоташа. Ул вакытта морза Бәхтигозиннар Кадом өязендә яшәгән. Хәзер Иске Кадом авылы Рязань өлкәсенең Кадом районында урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, гасыр башында Тамбов губернасыннан Красноярск краена күченгән нәсел вәкилләре бу борынгы фамилияне саклап калган. 1822 елда Бәхтигозиннар нәселенең бер өлеше Бәләбәй өязенең (хәзерге Чакмагыш районы) Югары Аташ авылына күченә. Бәхтизин, Исаев, Девятов, Челяновның затлы нәселләре вәкилләре булачак авылга нигез сала, шуларның бер өлеше 1912 елда Югары Аташ авылыннан яңа җирләргә күченеп китә. Авылга нигез салучылар арасында минем картәтием Раян Ханбәк улы Бәхтизин да була. Бүген безнең өйдә 15 буын вәкилләренең матур итеп бизәлгән шәҗәрәсе саклана.
– Гаиләгез белән якыннан таныштырып үтсәгез иде. Буш вакытыгызда нәрсәләр белән мәшгульсез?
– Гаиләбез, зур булмаса да, бердәмлеге белән көчле. Тормыш иптәшем Миля Рәшит кызы – күренекле архитектор, фән кандидаты, гомерен нефть университетына багышлаган шәхес. Кызыбыз Алия Рамил кызы, икътисадчы-математик белгечлеге буенча нефть университетын тәмамлап, фән кандидаты дәрәҗәсенә иреште һәм хәзер фәнни-тикшеренү институтында эшли. Өметебез – оныгыбыз Аэлита, урта мәктәптә уңышлы белем ала.
Буш вакытымда акылны үстерүче уеннар белән шөгыльләнәм. Сәяхәт – күңелем юанычы. Бигрәк тә Русия киңлекләрендә сәяхәт итәргә яратам. Элегрәк, узган гасырның 80нче еллары азагында, Памирның мәһабәт Ленин пигын яуладым, Кавказ тауларының гүзәллегенә сокландым. Соңгы елларда Камчатканың гейзерларына, Ерак Көнчыгышның серле урманнарына, Сахалин һәм Курил утрауларының табигатенә, Кольски ярымутравының төньяк балкышына, Таулы Алтайның мәһабәт тауларына, Селигер күленең тынычлыгына, Якутиянең салкын киңлекләренә сәяхәт кылдым. Башкортстан, Татарстан һәм Азәрбайҗанның шәһәрләрен һәм районнарын әйләнеп чыктым. Хыялымда Чукотканың тундраларын һәм Байкалның тирән суларын барып күрү.
– “Кызыл таң” гәзитенең барлык укучылары исеменнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, ә һәр яңа көн матур, онытылмас мизгелләр алып килсен!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әңгәмәләште.