-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Юбиляр
3 Октября , 09:41

“Кешеләргә кирәклегемне тоеп яшим”

“Кызыл таң” белән дуслыгы чирек гасырдан арткан һәм бу көннәрдә 85 яшен каршы алучы авыл хәбәрчесе Фуат Мусин шулай ди

Добавить в предпочтительные источники Google
“Кешеләргә кирәклегемне тоеп яшим”“Кешеләргә кирәклегемне тоеп яшим”
“Кешеләргә кирәклегемне тоеп яшим”

Фуат Мусин белән беренче очрашуыбыз очраклы килеп чыкты. 2000нче еллар башы. Бервакыт редакциягә гәзитнең үз хәбәрчесе Рәүф Хәкимов бер абзый белән килеп керде. Дөрес­рәге, мин аларны коридорда очраттым. Ул кунагын туры безнең бүлмәгә алып керде.
“Гәзитебез өчен бик шәп яңа автор алып килдем, – ди Рәүф Барый улы. – Аны Әлшәй якларында бик яхшы беләләр – Фуат абый Мусин бу. Актив авыл хәбәрчесе. Район гәзитендә гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында Фуат абыйдан да яхшы язган кеше юк. Безнең гәзит өчен дә ул яхшы иҗади табыш булачагына ышанам”.
Бер ел да үтмәстән, үзен Әлшәй төбәгеннән актив авыл хәбәрчесе буларак кына түгел, ә язмалары белән проблемаларны профессиональ журналистлар кебек республика дәрәҗә­сендә күтәрү осталыгына ия каләм остасы буларак та танытты ул.
Бу көннәрдә аксакал каләмдәшебезгә 85 яшь тула.
“Кызыл таң”ның даими авторы “статусы”на ия булуына да чирек гасырдан артык вакыт үткән.


Хөрмәтле каләмдәшебез турында язарга уйлагач, билгеле, аңа гәзит белән дуслашырга нинди сәбәпләр этәргеч биргән, нинди максат белән ул кулына каләм алган, дигән сораулар туды. Матбугат сүзенең көчлелеге җәлеп иткәнме, әллә үз фикерләрен башкаларга җиткерү теләге өстенлек алганмы? Аның гыйбрәтле язмышы турында белгәч, бу сорауларга җавап табу җиңелләште.
Фуат абый 1941 елның 3 октябрендә Миякә районының Айдагол авылында бишенче бала булып дөньяга килгән. Әнисе – колхозчы. Әтисе Хөснулла улы туганда Мәскәү өлкәсендә барган каты сугышларда яраланып, башкаланың Горки бистәсендә дәваланып яткан була. Бу шатлыклы хәбәрне Хөснулла алгандырмы, юкмы – билгесез. Чөнки аңардан башкача хат килми, аны хәбәрсез югалган, дип саныйлар. Соңыннан ачыклануынча, әтисе ул чорда югалмаган була, Мәскәү өлкәсеннән Сталинград фронтына күчерелеп, 1943 елның декабрендә Харьков шәһәрен азат иткәндә генә хәбәрсез югала.
Сугыштан соңгы әтисез балачак кечкенә Фуатның хәтерендә ачлы-туклы яшәү, әнисенә кулдан килгәнчә ярдәм итү белән уелып кала. Бәләкәйдән үк укырга-язарга өйрәнергә, белем алырга омтылышы көчле була.
– 1947 ел иде. Яшьтәшләрем арасында без быел мәктәпкә укырга барачакбыз, дип мактанучылар күренә башлады. Минем дә алардан калышасым килми. Чөнки абыйларыма ияреп хәреф танырга, укырга өйрәндем. Алар белән мәктәпкә барып, укытучы апага укып күрсәткәнем дә булгалады. Тик әнинең бер дә мәктәпкә җибәрәсе килми. Бәләкәйсең, сиңа 6 гына яшь әле, ди. Беренче сентябрь көнне әнигә әйтмичә генә укырга киттем. Әни мине эзли башлаганчы, дәресләрдә утырып, укып та кайттым, – дип искә ала Фуат абый.
1951 елның 24 сентябрь иртәсе. Фуат дүртенче сыйныфта укый. Ул үсмернең хәтерендә мәңге җуелмас “кара көн” булып кала. Сугыштан соңгы елларда колхоз атларын төнлә каравылчы куеп саклау тәртибе бар иде. Бүреләрдән саклану өчен аңа мылтык та бирәләр. Ул көнне Фуатның икетуган абыйсының үги әтисе төнге кизүдән кайтып киткәндә, нишләптер, корулы мылтыкны бригада йорты өстәлендә калдырып китә. Ә Фуатның әнисе әлеге бригада йорты каравылына эшкә йөргән була.
Ул көнне иртә белән әнисе сөт аертырга киткәндә (авылда бер генә сепарат була) Фуатка, мәктәпкә кадәр бригада йортына барып, “дирбия”ләрне карап китәргә куша. Фуат килгәндә икетуган абыйсы Рәсим, кулына мылтыкны алып, “хәзер сиңа атам”, дип шаяртырга тели һәм көпшәне аңа төби. Көтмәгәндә ату тавышы яңгырый. Фуат аңын югалтып егыла. Рәсим югалып калмый, Фуатның әнисе янына йөгерә. “Мин Фуатны атып үтердем”, – ди... Урындагы табиб баланы ашыгыч рәвештә Уфа дәваханәсенә илтергә кирәк, ди.
Яралы бала бары тик ике атнадан соң гына күзләрен ача. Дүрт ай дәваланганнан соң, декабрьдә генә аны өенә кайтаралар. Әлбәттә, мәктәптә укырлык хәлдә булмый әле ул. Шулай да, укуын ташлыйсы килми, бер күзе белән булса да уку, белем алу омтылышы көчле була. Малайларның “сукыр” дигән кушамат тагуына карамастан, укуын күпчелек өйдә дәвам итә. Үзлегеннән белем алган Фуат укытучыларны да гаҗәпләндерә.
Бар булмышы белән белемгә тартылучы, һөнәр алуга омтылучы балага нишләп шулай каршылыклар очрый, дип уйланып алам Фуат абый белән сөйләшкәндә. Тормыш син теләгәнчә генә бармый, көчле максат-омтылышлар булганда да кайбердә бераз бирешергә туры килә. 9нчы сыйныфта укыганда абыйсы әниләрен Сибай шәһәренә балаларын карарга алып китә. Ә кече абыйсы Бәләбәйгә механизаторлар әзерләү курсына укырга керә. Җиңгәсе Никифарга үз әтисе янына кайтып китә. Фуат, шул рәвешле, өйдә ялгызы кала. Йорттан башка, абзар тулы мал. Аларны тәрбияләү берүзенә торып кала. Февральдән апрель ахырына кадәр ул укырга бара алмый. Май башында, әнисе өйгә кайткач кына мәктәпкә китә. Аннары, 10нчы сыйныфтан соң, аттестат алгач, Уфага абыйларына килә. Берәр уку йортына керү була аның максаты. Шул вакыт җиңгәсе: “Син укырга керсәң, әнине кем карар соң? Ул ялгызы дөнья көтәрлек хәлдә түгел бит”, – дип әйтеп сала. Әлеге сөйләшүдән соң Фуатка кабат авылга кайтып китүдән башка чара калмый. Колхозга эшкә керә... Икенче елны тагын Уфага абыйларына килә: “Мин укырга керергә дип килдем. Әнине сез карарсыз”, – дип әйтә. Шулай, Уфаның 1нче медицина училищесына фельдшерлар әзерләү бүлегенә имтиханны уңышлы тапшырып, студент була.
Диплом алгач, яшь белгеч туган районына эшкә кайта. Башта – Мәндән ФАПында, аннары Красный Клин авылында хезмәт сала. Бераздан, башкалада махсус курсларда белемен камилләштергәннән соң, райондагы иң зурлардан саналган Слак дәва­ханәсенә күчерелә. Биредә берничә ел баш табиб вазыйфасын башкара.
1972 елның гыйнварында Мәчетле районының Яңа Мишәр авылында туып-үскән Әй буе чибәре Роза белән гаилә коралар. Башта уллары Салават дөньяга килә. Фуат Хөснулла улы Олы Устьикин санэ­пидстанция­сендә баш табиб булып эшләгәндә кызлары Эльза дөньяга аваз сала.
Шул ук елны Фуат Мусин белемен тагын да камилләштерү теләге белән Уфада медицина институтына укырга керү өчен имтихан тота. Ләкин аны бер генә күзле булуы аркасында укырга алмыйлар. Кышын документларын авыл хуҗалыгы институтына тапшыра. Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, биредә дә кабул ителмәвенең сәбәбе “күз”дә була.
Шуннан соң ул озак уйлап тормый, гаиләсе белән Казахстанга, Караганда шәһәренә барып төпләнә. Анда хәзерге Астана авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Биредә аның бер генә күзле булуына игътибар итүче булмый. Берничә ел урындагы “Темиртау” совхозында баш зоотехник, май заводы директоры булып эшли.
Ниһаять, 1986 елда Фуат Мусинны Башкортстанга – Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укытучы итеп чакыралар. Бер үк вакытта техникумның тәҗрибә хуҗалыгына баш зоотехник итеп тәгаенлиләр. Булдыклы һөнәр иясенең дә туган ягына эшкә кайту омтылышы көчле була. Һәм мондый форсат туа. Туган авылына колхозга баш зоотехник вазыйфасында кайта ул.
Фермаларда булган көнне 50шәр чакрым юл үтәргә туры килә. Ун ел буе терлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату планын арттырып үтәүгә өлеш кертә. Лаеклыларны бүләкләү вакыты җиткәч, ничектер, баш зоотехникның хезмәте читтә кала. Таләпчән, каты сүзле булуы, бәлки, җитәкчелеккә ошап та җитмәгәндер. Гаделсезлекне яратмый... Баш белгечнең үз теләге белән вазыйфасын калдыруына да шул сәбәпче була...
Фуат Хөснулла улы 2011 елның октябреннән лаеклы ялда. 1995-2016 елларда Никифар авылы Ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Соңгы елларда аксакалның дингә ныграк бирелүе дә очраклы түгелдер. Ул Ислам кануннарына буйсынып яши, аңардан җан тынычлыгы эзли.
– 2008 елда хатыным Роза еш авырый башлады. 2011 елда ике тапкыр инсульт кичерде. Урында яткан гомер юлдашымның соңгы сулышына кадәр янында булырга тырыштым. 2011 елда ул безне мәңгелеккә ташлап китте. Үз гомеремдә нинди генә сынау-борчылулар күрмәдем, әмма минем өчен моннан да авыррак фаҗига, югалту булганы юк иде, – ди Фуат абый.
Газиз хатынын, сөекле әниләрен югалтудан соң күз яшьләре дә кибеп өлгерми, янә зур кайгы килә. Уллары Салаватта яман шеш табалар, ул 2017 елның сентябрендә гүр иясе була.
– Минемчә, каршылыклар алдында югалып калмас, баш имәс өчен кешедә рух ныклыгы булырга тиеш. Минем икенче терәгем дә бар. Ул – “Кызыл таң” гәзите белән дуслыгым. Роза мәрхүм булганнан соң, ешрак яза башладым. Биш тапкыр баш мөхәррир призына, Рәхмәт хатына лаек булдым. 2021 елда яраткан басмамның лауреаты исемен алдым. 2006 елда билгеле сатирик, журналист Рәдиф Тимершинның “Кызыл таң” гәзитендә оештырган “Кәртечкә күрик, бергәләп көлик” шигъри юмор бәйгесендә катнашып, икенче урын алган идем. Гомумән, гәзит белән аралашудан юаныч табып яшим, – ди Фуат Хөснулла улы.
Менә шулай сыный язмыш Фуат абыйны. Ихтимал, шул тормыш сынаулары адәм баласын еш кына уйланырга, хис-кичерешләрен башкалар белән уртаклашырга этәрә торгандыр. Узган ел дөнья күргән “Уйларымны салам җырларга” дигән шигырьләр җыентыгын Фуат абый тормыш иптәшенең якты истәлегенә багышлаган. “Йөрәгемдә калды эзләрең” дигән проза китабы да аларның мәңгелек хисләренең дәвамы кебек.
Фуат Мусинның тормышы “сикәлтәләргә бай” булса да, язмышына ул һич тә үкенми. Гарәп телен төпле өйрәнгәннән соң, Коръән мәҗлесләренә ешрак чакыралар үзен. Хезмәт ветераны, авыл аксакалы, гәзитебезнең тугры дусты авылдашларына үзенең кирәклеген тоеп яши. Фуат Хөснулла улына мондый бәхетнең озак еллар дәвам итүен һәм ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә “Кызыл таң”ның тугры дусты булып калуын телибез.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Айсылу Камалова