-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июль 2021, 16:51

"Якыннарыбыз өчен дә җаваплы без"

Үзәктә эшләүче 75 кешенең 70 проценты вакциналанган.

Республикада коронавируска каршы вакциналаштыру киң колач белән башкарыла. Республика бу күрсәткеч буенча Русия төбәкләре арасында 9нчы урында тора. Кешеләрне тиешле прививка белән тәэмин итү өчен республика шәһәрләрендә мобиль пунктлар җәелдерелә, ә 14 июльдә Уфада иң эре вакцинация пункты ачылды. Шул ук вакытта кайбер предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен прививка ясату процессын тагын да уңайлырак итте - оешмаларга медикларның күчмә бригадалары килә. Шундый предприятиеләрнең берсе - Умартчылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге.

- Безнең базада коронавирустан савыгучыларны умартачылык продуктлары белән реабилитация үткәрелә. Мондый продуктларның кеше иммунитетына зур йогынты ясавы күптән билгеле. Әлбәттә, әлеге вирус таралуны юк итүдә дә бу төр продуктларның әһәмияте зур, - диде Республика халык медицинасы һәм апитерапия үзәге баш табибының медицина эше буенча урынбасары Азат Кунафин.

Азат Фәнир улы билгеләвенчә, вакцина ясатуга коллектив җитди карый. Бүген инде биредә эшләүчеләрнең 70 проценты прививка ясаткан. Киләсе 10 көндә бу санны 82 процентка җиткерү бурычы тора. Коллективта вакциналау берничә тапкыр үткәрелгән. Кемдер сәламәтлеге какшау сәбәпле, икенчеләре ялда булганлыктан вакытында эшләтә алмаса, аларга соңрак прививка ясату оештырылган.

- Коронавирус тарала башлагач, бездә эшләүчеләрнең 66 проценты әлеге авыруны йоктырды. Билгеле, кемдер аны җиңел генә үткәрде, ә кайберләргә савыгу өчен озак вакыт таләп ителде. Шуңа да вакцина ясатуга һәркем уңай карашта.

Әйе, коронавирус белән теләсә кем авырый ала. Әмма прививка ясатканнар авыруны күпкә җиңелрәк кичерә, - ди ул.

Азат Фәнир улы үзәктә хезмәткәрләр организмында антитәнчекләрне тикшереп тору мөмкинлеге барлыгын да әйтә. Бу аларга чираттагы вакцинаны кайчан ясатырга икәнлеген вакытында ачыклау өчен мөһим.

- Һәркайсыбыз сәламәтлек турында кайгыртырга тиеш. Үзебез өчен генә түгел, якыннарыбыз өчен дә җаваплы без. Бары тик вакцина ярдәмендә генә вируска киртә куеп булачагы билгеле. Моңа һәркем аек акыл белән карасын иде, - ди ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: