+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 февраль 2022, 15:44

Безнең медицинаның киләчәге бар!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чираттагы әһәмиятле посты булачак медицина хезмәткәрләренә һәм коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булган табибларга багышланган.

“Бу егетләргә-кызларга карап, мин безнең медицинаның киләчәгенә ышанам. Ике елга якын без коронавирус белән көрәшәбез, табиблар белән янәшә безнең студент-медиклар да эшли. Безнең медицина университеты ректоры Валентин Николаевич Павловка һәм шәхсән үзем 2 437 студентның һәм 1 465 ординаторның һәркайсына рәхмәтлемен. Аларның күбесе әле дә, кече һәм урта медперсонал, табиб-стажерлар вазыйфаларында эшли.

Бу елның гыйнварында, безнең табибларга йөкләнешне киметү өчен, без аларга ярдәмгә төрле факультетларның 2400дән артык студентын җибәрдек. Алар пациентларны карауда катнашты, медицина документлары белән ярдәм итте, колл-үзәкләрдә шалтыратулар кабул итте, ПЦР-тестлар үткәрде, «больничный” битләре язды, ашыгыч ярдәм бригадалары составында чыкты.

Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау системасында 1 478 ординатор эшкә урнаштырылган. Вакциналау пунктларында 108 волонтер эшли. Медицина колледжы студентлары да эшкә актив кушылды – беренчел звенода, стационарларда, ковид-госпитальләрдә эшләде.

Без республикада сәламәтлек саклау системасы үссен өчен күп эш башкарабыз: яңа дәваханәләр, поликлинкалар һәм ФАПлар төзибез, иң заманча җиһазлар сатып алабыз, медикларны авылга җәлеп итү өстендә эшлибез. Коронавирус безгә бик күп сабак бирде, әмма иң мөһиме – республикада башкалар файдасына фидакарь хезмәт куярга әзер булганнарның күп булуын күрсәтте. Үз бурычларын бернигә дә карамастан үтәүләрен дәвам итүче табибларга рәхмәт. Һәм безнең булачак табибларга рәхмәт, алар ярдәмендә без ышанычлы рәвештә алга барачакбыз”.

Читайте нас: