-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 февраль 2022, 15:48

COVID-19га янә 19 корбан…

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 222 132гә җитте. Тәүлек эчендә янә 3 442 якташыбызда инфекция ачыкланды.

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Әле республика дәваханәләрендә 326 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 230 пациент 60 яшьтән өлкән.

38 якташыбыз авыр хәлдә.

42 882 кеше амбулатор дәвалана, аларның 5 545е 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 1 730 кеше ковидтан савыккан.

Барлыгы савыгучылар саны – 173 713.

COVID-19 янә 19 якташыбызның гомерен алып китте.

Корбаннар саны 5 211гә җитте. Аларның 4 381е 60 яшьне узган булган.

27 кешегә пневмония диагнозы куелган. 198 кеше пневмониядән савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).

Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.

1 компонент белән 2 460 163 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99 проценты).

2 318 902 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,3 проценты).

Бер тәүлектә 567 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 232, 2 компонент белән - 335).

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.

Аларның 670 259ы 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 624 254 кеше алган.

12- 17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.

Читайте нас: