+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 февраль 2022, 15:46

Даруларга кытлык булмаячак

Башкортстанда һәм Русиядә санкцияләр аркасында даруларга кытлык булмаячак.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, "Башфармация" ваклап сату челтәренең дәүләт даруханәләренә төрле препаратларны китерүдә өзеклекләр юк.

Гадәти тәртиптә контрактлар төзелә һәм дарулар белән тәэмин итү бара. Шулай ук ташламалардан файдаланучылар өчен элекке режимда дару препаратларын сатып алу бара.

Башкортстанда дарулар санының күпчелеге үзебездә җитештерелгән, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Читайте нас: