-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 февраль 2022, 15:50

Яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелә

“Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында республикада күп объектлар төзеләчәк.

Бу хакта бүген “Сәламәтлек сәгате”ндә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.

Былтыр төзелә башлаган дүрт объект төзелеше дәвам итәчәк: алар - Бөредә һәм Чакмагышта поликлиникалар, Илеш районының - Дөмәй, Туймазы районының Иске Туймазы авылларында табиблык амбулаторияләре.

Быел республика шәһәрләрендә һәм районнарында сәламәтлек саклауның 10 объектын төзү планлаштырыла. Аларның барысы да заманча таләпләргә туры китереп булдырылачак.

Сәламәтлек саклау министры чыгышында бу юнәлештә төгәлсезлекләрне бетерү, килешүләр төзү буенча эшләр башкарылуы хакында әйтелде.

Читайте нас: