+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2022, 14:55

COVID-19 тәүлек эчендә янә өч якташыбызның гомерен өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 290 009га җитте. Тәүлек эчендә янә 50 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

COVID-19 тәүлек эчендә янә өч якташыбызның гомерен өзде...
COVID-19 тәүлек эчендә янә өч якташыбызның гомерен өзде...

Әле республика дәваханәләрендә 81 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 53 пациент 60 яшьне үткән. 11 якташыбыз авыр хәлдә.
294 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 99 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 115 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 283 904.

COVID-19 тәүлек эчендә янә өч якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 730га җитте. Аларның 4 888е 60 яшьне узган булган.

2 867 505 якташыбыз коронавирустан вакцинаның 1нче компоненты белән вакциналанган (тиешлеләрнең 115,4 проценты). 2 662 145 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 107,1 проценты).

Бер тәүлектә 13 865 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны - 615 128.

Фото: novos.mk.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: