+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 ноябрь 2022, 21:32

Санитар авиация - медицинаның мөһим тармагы

Пациентларны эвакуацияләү һәм ярдәм күрсәтүдә санитар авиация аерылгысыз өлеш булып тора. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның социаль челтәрләрдәге рәсми битендәге чираттагы посты шул хакта.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның сүзләренә караганда, пациентларны эвакуацияләү һәм ярдәм күрсәтүдә санитар авиация - мөһим юнәлеш. Быел санитар авиация тарафыннан 180 очыш башкарылган, барлыгы 186 кеше эвакуацияләнгән. Ә бу - кешеләрнең сакланып калынган гомерләре.

"Мәсәлән, Бөре шәһәре хастаханәсенә "карынында баласы дөрес урнашмау" диагнозы белән ашыгыч рәвештә йөкле пациентка китерелә, өстәвенә, хатынның башка чирләре дә була. 

Әлеге хатынның хәлен тикшергәннән соң, Бөре хастаханәсе табиблары тарафыннан пациентканы алга таба дәвалау өчен тиз арада Уфага -  Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә озату хакында карар кабул ителә. Санитар авиация ярдәмендә пациентканы башкалага вакытында китереп җиткерәләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Хәзер аның белән барысы да яхшы", - дип яза сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: