+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 ноябрь 2023, 12:44

Сабый аягы итенә кадәр пешкән

Ә тәрбияче аңа тавышланмаска кушкан. Бу хәл ничек тәмамланган?

Сабый аягы итенә кадәр пешкән
Сабый аягы итенә кадәр пешкән

Ишембайда быел март аенда 9нчы балалар бакчасына йөрүче өч яшьлек малай батареягә аяк белән кысылып кала һәм 3нче дәрәҗәдәге пешүгә дучар була.

Зыян күргән баланың әнисе сүзләренчә, аның улы төркемдәге җылыту батареясендә аягы белән кысылып калган һәм үзе генә чыга алмаган. Шуннан соң бала батареяга шакыган, ә аңа тавыш чыгармаска кушканнар. Кычкыра башлагач кына игътибар иткәннәр.

Тәрбияче аның аягын чыгара алмаган, нәтиҗәдә механик җәрәхәт тә китергән, аякның итенә кадәр пешкән. Ләкин шунда да аңа ярдәм итүче булмаган, баланың кычкырып елавына мөдир кергән, бала үзе аңа чалбарын күтәреп, авырткан урынын күрсәткән.

Нәтиҗәдә, баланы ашыгыч рәвештә Стәрлетамакның пешү үзәгенә алып китәләр һәм гомум наркоз астында операция ясыйлар.

Прокуратура һәм Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе тикшерү оештыра. Ишембай районы хакимиятендә булган хәлне кире какмыйлар. Матбугат хезмәтендә зыян күргән балага беренче ярдәм мәктәпкәчә учреждение шәфкать туташы тарафыннан тулы күләмдә күрсәтелгәнен билгеләп үттеләр. Ә балалар бакчасының барлык персоналы белән аңлату эшләре башкарылган.

Нәтиҗәдә, шушы көннәрдә суд булды, анда мораль зыянны каплау турында карар чыгарылды. Кечкенә малайның газаплары 465 мең сумга бәяләнә, шуларның 28 меңе — юридик хезмәтләрне компенсацияләү һәм 7 мең сумнан артыгы — баланың әнисе югалткан табышын компенсацияләү. Карарда шулай ук балалар бакчасының андый акчасы юк, шуңа күрә компенсация суммасы милек хуҗасыннан — район хакимиятеннән түләтеләчәк, диелә. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

"Суд карары белән килешмибез, суммалар аз дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте зыян күрүче якның хокук яклаучысы.

Зыян күргән малайның әнисе балалар бакчасында бала белән булган хәл өчен гафу үтенмәүләрен белдерде. Аның сүзләренчә, бу вакыйга аның улының планнарына һәм тормыш сыйфатына нык тәэсир итә.

"Без Уфага күчендек, пешү үзәгендә күзәтеләбез, дәваланабыз. Пешкән урынны эшкәртү өчен гел кыйммәтле кремнар кирәк. Киләсе елның мартына кадәр комплекслы дәвалану узабыз, аннан соң комбустиолог кушуы буенча 18 яшькә кадәр дәваланырга кирәк. Спорт буенча чикләүләр бар, ә улы тхэквондога йөрергә теләгән иде. Кояш һәм диңгез дә әлегә тыелган", - ди ул.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: