+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үпкәләр турында онытмагыз!

6-12 майда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы үпкә сәламәтлеген саклау атналыгын үткәрүне игълан итте. Чара Бөтендөнья астма белән көрәш көне хөрмәтенә оештырыла.Бу атнаның максаты — үпкә сәламәтлегенә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында халыкның мәгълүматлылыгын арттыру.  

Үпкәләр турында онытмагыз!
Үпкәләр турында онытмагыз!

 

Кешенең һәр күзәнәгенең тормышы кислород булуына бәйле. Һәм безнең организмның аны алучы бердәнбер органы – үпкәләр.

Үпкә эшенә комачаулаучы факторлар:
Тәмәке тарту.
Бер ел тәмәке тарту вакытында үпкәләргә бер килограммга якын тәмәке төтене эләгә, алар альвеолаларны җимерә һәм бронхларны тарайта. Электрон сигарет сыекчаларындагы матдәләр дә үпкә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Тәмәке төтененнән һәм электрон тәмәке парларыннан агулы матдәләр сулыш юлларын ярсыта, хроник бронхит үсеше, үпкәләрнең инфекцияләргә сизгерлеген арттыра һәм бронхиаль астма һәм үпкәләрнең обструктив авырулары үсеше куркынычын арттыра;

Гиподинамия.
Җитәрлек күләмдә хәрәкәтсез булсагыз, мәсәлән, көн саен җәяү йөрмәсәгез, үпкәләр әкренләп организмның нормаль тормышы өчен кирәкле һава күләмен үз аша үткәрү сәләтен югалта;

Артык авырлык.
Симез кешеләрдә диафрагма өскә күчә һәм үпкәләргә басым ясый, аларның эшен кыенлаштыра;

Сәламәтлеккә игътибар итмәү.
Вакытында дәваланмаган яисә дөрес дәваланмаган салкын тиюләр һәм бронхитлар инфекциянең үпкәләргә күчүенә китерә;

Мегаполиста яшәү.
Шәһәр тузаннары һәм автомобильләрнең төтен газлары үпкәләрне пычрата һәм аларга тулы күләмдә эшләргә ирек бирми.

Үпкә сәламәтлеген саклап калу өчен нишләргә? Түбәндәге киңәшләрне үтәү мөһим:
- тәмәке тартудан баш тарту. Үпкәләр әкренләп чистартыла һәм үз функцияләрен тергезә. Шуңа күрә зарарлы гадәттән баш тартканнан соң күп еллар тәмәке тарткан кешеләрнең дә үпкәләрен чистарту мөмкинлеге бар.

- физик активлык. Даими кардиойөкләнешләр үпкәләрнең сыйдырышлылыгын арттырырга һәм аларның функцияләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү, яки көненә ярты сәгать җәяү йөрү сулыш системасын гына түгел, ә бөтен организмны чыдамлырак итәчәк;

- авырлыкны киметү. Дөрес туклану һәм даими хәрәкәт активлыгы тәнне - артык килограммнан, ә үпкәләрне басымнан азат итәчәк;

- үз сәламәтлегең турында кайгырту. Хәтта гадәти салкын тию дә дөрес дәвалануны таләп итә, югыйсә, ул сиздермичә җитди авыруга әйләнергә мөмкин;

- табигатьтә ял көннәре. Ял көннәрендә шәһәрдә калу теләге зур булса да, мегаполис кешеләренә аларны табигатьтә үткәрү яхшырак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: