+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Сәламәтлек поезды” – Әбҗәлилдә!

Республикада Радий Хәбиров кушуы буенча «Сәламәтлек поезды» йөри. Җәйнең беренче аенда Әбҗәлил районының 728дән артык кешесе күчмә комплекста табиблар тарафыннан тикшерү һәм кабул итү уза алган, шул исәптән 24 СВО вәкиле. Флюорографияне 550 кеше узган, медицина хезмәткәрләре 400дән артык хатын-кызга маммография үткәргән.

“Сәламәтлек поезды” – Әбҗәлилдә!
“Сәламәтлек поезды” – Әбҗәлилдә!

- Кешеләрне, безнең участок хастаханәсенә беркетелгән яки беркетелмәгән булуга карамастан, язылусыз кабул иттек. Беркемне дә кире какмадык. Мәсәлән, бездә Магнитогорск пропискасы белән бик күп кеше яши, аларның күбесе шулай ук кабул итүгә килде, - ди участок дәваханәсе мөдире Айгөл Игзакова.

«Сәламәтлек поезды» - Әбҗәлил районында инде дүртенче көн. Шулай итеп, беренче көнне 46 кеше тикшерелгән. Алар барлык белгечләрдән ярдәм алган: флюорография, маммография, спирография, табибка кадәрге кабинет, тонометрия (күз басымын үлчәү). Хатын-кызларны акушер караган.

- Әлеге поездларның уңай яклары шунда ки, үзәк дәваханәгә бара алмаган өлкән буын кешеләре монда кабул итүгә килә. Белгечләр авылга үзләре килде, планлы язылуны көтәргә кирәкми, - дип ассызыклый Айгөл Иршат кызы.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: