+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь , 13:57

Аек булыйк!

9-15 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны һәм аның белән бәйле үлем һәм авырулар санын киметү атнасын игълан итте. Ул 11 сентябрьдә - Аеклык көне һәм 17 сентябрьдә Бөтендөнья пациент хәвефсезлеге көне хөрмәтенә оештырылды.

Аек булыйк!
Аек булыйк!

 

Алкоголь куллану югары үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүрештә көч куллануларның сәбәбе булып тора. Авыл җирендә алкоголь куллануның нәтиҗәләре тагын да авыррак. Шуңа эчкечелеккә каршы сәясәтне дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.

Белгечләр билгеләвенчә, алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып тотрыксыз психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф, югары борчылу тора. Мондый халәттә озак вакыт булмаска даими рәвештә уртача физик йөкләнеш, яраткан шөгылең булу, интернетта һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында тискәре мәгълүмат куллануны чикләү, көнне планлаштыру, шулай ук белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ярдәм итә.

Русиядә авыр хәлдә калган өлкәннәргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм муниципаль хезмәтләр һәм фондлар бар, шул исәптән бушлай, аноним рәвештә, онлайн. Аларга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Бәла сезне үз тозагына алуын аңлыйсыз икән, ярдәм сорагыз, үзегезгә йомылмагыз. “Чирен яшергән — үлгән”, — дип юкка әйтмәгәннәр.

Яшь буынга алкоголь куллануның никадәр хәвефле нәтиҗәләргә китерүен сак һәм төпле итеп аңлату — безнең, өлкәннәрнең бурычы да.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: