+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь , 11:53

Сәламәтлеккә җаваплы караш мөһим!

16-22 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 17 сентябрьдәге Бөтендөнья пациент хәвефсезлеге көне уңаеннан Пациент хәвефсезлеге атналыгы һәм сәламәтлек үзәкләрен популярлаштыру турында игълан итте.  

Сәламәтлеккә җаваплы караш мөһим!
Сәламәтлеккә җаваплы караш мөһим!

Сәламәтлек үзәкләренең функцияләре түбәндәгечә:

Кеше сәламәтлеге өчен зарарлы һәм куркыныч факторлар турында халыкка мәгълүмат бирү;
Организмның функциональ һәм адаптив резервларын бәяләү, сәламәтлек торышын фаразлау;

Гражданнарда үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру;
Халыкта "җаваплы ата-ана булу" принципларын булдыру;

Гражданнарны, шул исәптән балаларны гигиена күнекмәләренә өйрәтү һәм аларга алкоголь һәм тәмәке кулланудан баш тартуда ярдәм итү;
Гражданнарны авыруларны профилактикалауның нәтиҗәле ысулларына өйрәтү;

Туклануны коррекцияләү, хәрәкәт активлыгы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, йокы режимы, көнкүреш, хезмәт (уку) һәм ял шартлары буенча киңәшләрне дә кертеп, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча консультацияләр бирү;

Сәламәтлекне саклауның индивидуаль киңәшләрен эшләү;
Үз җаваплылыгы зонасында, шул исәптән авыл җирендә, сәламәт яшәү рәвешен булдыру чараларын оештыру;

Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өлкәсендә күрсәткечләр мониторингы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: