Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бюджет хисабына белем алган вуз тәмамлаучыларга үз белгечлеге буенча мәҗбүри эшләү бурычын законлаштырырга тәкъдим иткән. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә.
Башлангычны хупласалар, укуын тәмамлаганнан соң студентларга ОМС системасына кертелгән дәүләт яисә шәхси клиникада 2-3 ел эшләргә туры киләчәк. Шунысы мөһим: бюджеттагылар эшкә урнашырга теләгән төбәкне һәм медицина оешмасын үзләре сайлый алачак. Уку йортын тәмамлагач, эшкә урнашу өчен бер ел биреләчәк.
Өстә әйтелгән шартлар үтәлмәсә, аларга үзләрен укытуга тотылган бюджет чыгымнарын икеләтә күләмдә компенсацияләргә туры киләчәк.
Фото: Башинформ