- Премьер-министрның отчетының зур өлеше сәламәтлек саклау үсеше һәм бу юнәлештә күрелгән чаралар турында булды. Монда, чыннан да, горурланырлык нәрсәләр бар. Безнең республика - Русиядә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидер, шул исәптән сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау, авыл җирендә ФАПларны яңарту буенча да. Бу республика Башлыгы Радий Хәбиров куйган иң төп бурычларның берсе булды. Былтыр гына да тиз төзелә торган 135 конструкция сафка кертелде, 68 объект ремонтланды. Гомумән алганда, республика соңгы елларда ФАПлар тергезү һәм булганын ремонтлау буенча алда бара. Округта төзелгән ФАПларның яртысыннан күбрәге безнең республикада.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү - өстенлекле бурыч, бу юнәлештә күп эш башкарылган. Радий Фәрит улы белдерүенчә, район һәм шәһәрләрдә күп поликлиникалар һәм дәваханәләр ремонтланды. Әйткәндәй, быел яңа поликлиника Кушнаренкода эшли башлады, республикада тагын 6 яңа поликлиника ачылачак. Бу халык өчен бик мөһим. Без, профсоюз буларак, медиклар өчен мондый шартлар булдырылуга бик шат. Бу - республика өчен зур казаныш.
Уфа өчен модернизаия программасы эшләтеп җибәрелде. Медицина үзәкләре үсешә. Онкогемоталогия үзәге эшли. Болар барысы да - сәламәтлек саклау тармагын үстерү буенча комплекслы эш нәтиҗәсе.
Төп бурычлар исәбендә - тармакка кадрлар җәлеп итү. Былтыр республикада табиблар саны 300гә артты. Медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен аларга ярдәм чараларын арттыру зарур. Безнең карашка, ашыгыч ярдәм системасына ярдәм программасын активлаштырырга кирәк.
Урыннарда медколледжларның филиалларын ачуны уңай күренеш дияр идем. Нәтиҗәдә, яшьләр өчен яшәгән урында уку һәм эшкә урнашу мөмкинлеге барлыкка килә, - диде Рауль Хәлфин.