Диабет — хроник эндокрин авыруы, кандагы глюкоза дәрәҗәсе арту белән бәйле. Кандагы шикәр күләме ашказаны асты бизеннән барлыкка килгән инсулин гормоны белән контрольдә тотыла. Диабет вакытында организм җитәрлек дәрәҗәдә инсулин җитештерми яисә аны нәтиҗәле куллана алмый.
Диабет теләсә кайсы яшьтә үсешә ала. 1нче типтагы диабет еш кына балачакта, үсмер чакта ачыклана. 2нче типтагы диабет киңрәк таралган һәм 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә ешрак очрый.
Көчле сусау, еш бәдрәфкә йөрү, ашаганнан соң ачлык, аңлашылмаган ябыгу, даими арыганлык, күз күрүенең начарлануы, акрын төзәлүче җәрәхәтләр, уртларның, тиренең еш инфекцияләре — бу билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр дә үзегездә яисә балагызда бу билгеләрнең берсе булса да, табибка мөрәҗәгать итегез.
Диабет — бик җитди авыру, ул күп катлаулылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Физик активлыкны саклау — кандагы глюкоза дәрәҗәсен һәм шикәр чире булган кешеләрнең гомум сәламәтлеген контрольдә тоту өчен бик мөһим фактор. Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләрдә 2нче типтагы диабет үсеше ихтималлыгы 80 тапкыр югарырак.
Бүген диабет уңышлы дәвалана, вакытны кулдан ычкындырып, чирне аздырмагыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!