

Сәламәтлек саклау – күпләр уйлаганча, авыруларны дәвалау гына түгел, төрле чирләрне кисәтү дә. Табибларсыз, медицина тикшерүе үтмичә, без үзебезнең сәламәтлек торышы хакында белмәс тә идек.
Бәйрәмне табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар гына түгел, ә кеше гомерен коткару белән шөгыльләнүче барлык һөнәр ияләре дә билгели. Мәсәлән, табибларга күпчелек заман авыруларын ачыкларга һәм дәваларга инженерлар һәм технологлар ярдәм итә. Шулай ук химиклар, лаборантлар, биологлар, санитарлар турында да онытмаска кирәк.
Медицина хезмәткәре – дөньяда иң соклангыч, ихтирамга лаек, батырлык, сабырлык, зур осталык, сәләт таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Табиб – гади һөнәр түгел, ул – миссия, һәркем булдыра алмый торган зур җаваплылык. Кешеләр табибларга үзләренең иң кыйммәтле нәрсәсен – гомерен, сәламәтлеген ышанып тапшыра.
Медицина өлкәсенең тармаклары күп. Кешенең күпме органы бар – медицинада белгечлекләр шулкадәр. Аларның һәркайсы соклануга лаек.
Заман үзгәреп тора, кайбер һөнәрләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ә медицина хезмәткәре һөнәре беркайчан да юкка чыкмаячак. Ул – иң борынгы һөнәрләрнең берсе.
Һөнәри бәйрәмнәрендә шәфкатьле хезмәт ияләренә җылы сүзләребезне, рәхмәтебезне кызганмыйк. Нәкъ үзләренең бәйрәмнәрендә алар кешеләргә кирәклеген ныграк аңлый, горурлык хисе кичерә. Чынлап та, горурланмаслык, сокланмаслык түгел бит аларның һөнәре: дөньяга беренче тапкыр аваз салучы кеше нәкъ ак халатлылар кулына эләгә һәм гомер буе табиблар аның сәламәтлеге сагында тора. Медицинада һөнәреңне яратмыйча эшләп булмый. Медиклар һәрвакыт җәмгыятьнең иң ихтирамлы кешеләре булып кала. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме безгә аларга тагын бер тапкыр ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә.