+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 Августа , 06:08

Авыру йоктырудан сак булыгыз!

Башкортстанда энтеровирус инфекциясе очраклары кискен арткан.

Авыру йоктырудан сак булыгыз!Авыру йоктырудан сак булыгыз!
Авыру йоктырудан сак булыгыз!

 2025 елда республикада энтеровирус инфекциясенең 134 очрагы теркәлгән — бу үткән ел белән чагыштырганда 2,7 мәртәбә күбрәк. 2024 елда авыруны 48 кешедә ачыклаганнар.

“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, авыручыларның күбесе — балалар. Аларга барлык очракларның 96,2 проценты туры килгән, өлкәннәр бары тик 3,8 процент тәшкил иткән. Еш кына инфекция авыз куышлыгы һәм очлык экзантемасы рәвешендә күренә — бу диагнозны очракларның яртысыннан күбрәгендә куялар.

Шулай ук табиблар герпангин, эчәк инфекцияләре һәм ОРВИ симптомнарын ачыклаганнар.

Авыруларны бер ел эчендә Башкортстанның 16 муниципалитетында теркәгәннәр. Иң югары күрсәткеч Әлшәй районында - 100 мең кешегә 33,77 очрак туры килгән.

Шулай ук лидерлар арасында Краснокама һәм Куергазы районнары да бар.

Уфада бер ел эчендә 57 авыручы ачыкланган, 100 мең кешегә 4,8 очрак туры килгән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас