Календарьның кайсы битен ачсаң да, тарихи даталар, халыкара бәйрәмнәр, истәлекле көннәр белән тулган. Аларның күбесенә игътибар да итмибез. Ел саен кабатланып торган һәм яшәешебезнең бер бизәгенә әверелгәннәрен онытмыйбыз, әлбәттә. Хәер, хәзер Бөтендөнья яисә Халыкара статуска ия булган көннәрне дә искә алу гадәткә кереп бара. Гаҗәп хәл, календарьда югары статуста Бөтендөнья бәдрәф көне, корыч барабан, сарыклар, кочаклашу, үбешү — тагын шундый мәзәк көннәр дә аз түгел. Ә менә узган елның 22 октябрендә календарьда нинди көн билгеләнелгәнен күпләр шәйләми дә калгандыр әле. Аның мәгънәсе генә түгел, халыкара көн буларак исеме дә бик аңлашылып бетмәгән кебек тоелды. “Ирләрнең нерв системасын хатын-кызлар җәберләвеннән яклау көне” буларак халыкара дәрәҗәдә билгеләнде ул. Көчле затларыбыз шул көнгә калып бара микәнни, дигән шөбһәле сорау да туды...
“Куен дәфтәре”нә бу көнне теркәп куйдым да, “халыкара” датаның илебездә ничек билгеләнүе турында кызыксынуымны дәвам иттем. Илдә игътибарга лаек әллә ни зур чаралар узуы күзгә ташланмады. Социаль челтәрләрдә Эльза дигән бер яшь хатынның нәкъ шул ирләрне хатын-кыз җәберләвеннән яклау көнендә моңа кадәр беркайчан да кул күтәрмәгән ире тарафыннан кыйналуы һәм моны гаепләү турында башкаларның фикерләреннән гайре хәбәр дә күренмәде. Шулай да, ир-атларның “җәберләнүе”нең дөнья күләмендәге проблемага әверелүе гаҗәп түгелдер, күрәсең. Нишләп әле моңа кадәр ил, гаилә терәге, яклаучысы булган көчле затлар “халыкара” дәрәҗәдәге көн “герое” түбәнлегенә төшкән соң? Бәлки, ирләрнең нервларын хатын-кыз җәберләвеннән саклау турында түгел, ә аларның гүзәл затларыбызга карата игътибары-ихтирамы кимү, мөнәсәбәтләр сүрелү һәм шул аркада үзара низаглар килеп чыгуы турындагы проблемалар хакында сөйләшергә кирәктер? Әмма шунысы белән һәркем килешер: гаиләдәге һәркемнең нерв системасын саклауга игътибар биргәндә генә гаилә мөнәсәбәтләре көчле булачак.
Ирләрнең нерв системасын хатын-кызлар җәберләвеннән саклау көне уңаеннан күңелдә туган башка уй-фикерләр белән дә уртаклашасы килә.
Очраклы хәлме — әйтә алмыйм, югарыда телгә алынган халыкара көнгә ай ярым кала илнең үзәк матбугат чараларында Федерация Советы әгъзасы Елена Афанасьеваның ир-атларны гаиләдәге җәберләүдән саклау һәм аңардан зыян күрүчеләрне реабилитацияләү турында программа кирәклеген күтәреп чыккан язмасы дөнья күрде. Башта артык игътибар итмичә, эчемнән көлеп кенә куйган идем. Ә бит төптәнрәк уйлап караганда, федераль дәрәҗәдәге чиновникның хатын-кызларның гына түгел, ә ирләрнең дә төрле дәрә-җәдәге җәберләнүләренә юл куймау мәсьәләсен күтәреп чыгуы буш урында гына тумагандыр.
Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, гаиләдә төрле дәрәҗәдә җәберләнүчеләр саны ел саен 10-12 процентка арта. Илдә хатын-кызларның 60 проценттан күбрәге гаиләдә ирләре тарафыннан кыйналуга яисә психологик җәберләүгә дучар ителә.
Билгеле, җәберләнү кемгәдер кул күтәрүне генә аңлатмый. Психологик басым ясауны, кимсетүне, мыскыллауны яисә кешене үз теләгенә каршы ниндидер гамәлләр кылуга мәҗбүр итүне дә җәберләү дип кабул итәләр. Ирләр арасында да хатыны әмереннән чыга алмаган, бары аның ихтыярына гына буйсынып яшәүчеләр дә аз түгел, димәк. Хәер, җәмгыятебездә соңгы 15-20 ел эчендә хатын-кызларның роле генә түгел, аларның холык-тәртипләре дә үзгәрде. Хәзер кызлар да егетләр белән ярышып футбол-хоккей уйный, штанга күтәрә. Боксер бияләе кигәннәре дә аз түгел. Спортның иң катлаулы төрен үзләштерүләре дә гадәти хәл.
“Медаль”нең икенче ягы да бар. Гаиләдә хезмәт хакын иренә караганда күбрәк алып эшләүче хатын-кызларның бераз очыныбрак китүе күзәтелә. Нәфис затларыбызның, еш кабатлап тормаса да, иренең кереме түбәнрәк булуы турында дәшми калганнары сирәктер. Инде гаиләдәге тәртибе, холкы да чамалырак булса, ул бәхетсез ир артык булып күренәчәк. Зәһәр хатыннарның үз ирләрен теге дөньяга озатканнары да аз түгел. Булмастай хәл түгел. Мордовиядә, мәсәлән, үз ирләрен үтергән хатын-кызлар өчен махсус колония бар...
Хатын-кызлар кулыннан корбан булган ир-егетләрнең төгәл статистикасын табып булмады. Әмма, психологлар фикеренчә, андый очраклар елдан-ел арта. Әйтергә кирәк, әлегедәй фаҗигаләрнең күбәюен, бәлки, хатын-кызларның агрессиясе үсү белән түгел, ә ир-егетләрнең вәхшилеге көчәюе, төрле сәбәпләр белән эчке контроле югалуы белән дә аңлатырга кирәктер.
Русиядә “Кошлар” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек фонды бар икән. Биредә гаилә җәберләвенә (ихтимал, хатыннары тарафыннандыр. – О.Т.) дучар булган ирләргә ярдәм итү өчен элемтә ачылган. Бу турыда “Фейсбук”та әлеге оешманың генеральный директоры Наталия Никифорова яза. Алар әзерләгән белешмәдән күренүенчә, Европа илләрендә үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, гаиләдә җәберләнүгә дучар булучыларның өчтән беренә кадәре — ирләр. Экспертлар фикеренчә, Русиядә бу күрсәткечнең 10-15 проценттан да кимрәк булуы ихтимал.
Шулай. Ирләрнең барысы да гаиләдә “баш” булып, күкрәк киереп яши алмый икән. Әйтеп булмый, бәлки безнең илдә хатыннары холкыннан нерв системалары какшаган һәм шуның аркасында зыян күргән ирләр тагын да күбрәктер?! Ир исемен күтәргәннәрнең кайсының үзләрен хатыныннан яклавын сорап, тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәне булыр? Гаиләдә башын иеп гомер иткән ирнең дә ир горурлыгы булырга тиеш ләбаса! Төрле кеше бар. Кайбердә психологик агрессия физик җәберләүгә караганда да көчлерәк тәэсир итә.
Мин тыштан караганда бик матур яшәгән гаиләне беләм. Хатыны — укытучы, ә абзый хуҗалыкта инженер булып эшли. Апа кырысрак. Гомерен балалар укытуга багышлап, нервылары шуңа какшап беткәндер, дип уйлар идем, гаиләне 30 ел гына беләм: хуҗабикәнең усаллыгы характеры белән дә бәйле. Апа кеше мәктәптән кайткач та өйдә “дәрес бирү”не, “укыту”ны туктатмый. Кирәксә-кирәкмәсә дә абзыйга эләгеп кенә тора. Иренең күңеле йомшак. Күп сөйләми. Килешмәгән чакта да, хатыны белән бәхәскә керми. Юаш, дип тә әйтмәс идем. Йомшаклык күрсәтеп, әллә үзенекен, әллә хатынның нервларын саклый, белмәссең. Аның миңа бу мәсьәләдәге фикере ошады:
— Мин сүз көрәштерергә яратмыйм бит, — диде ул. – Ызгышканда акыллырагы юл куярга тиеш, диләрме әле. Ләкин, дәшми калу һич тә көчсезлекне күрсәткән сыйфат түгел. Бигрәк тә ир-ат өчен. Шул ук вакытта, гаиләдә ирне һәрвакыт кимсетү аның деградацияләнүенә китерүе ихтимал. Гаилә проблемаларын хәл итүнең, нигездә, хатын-кыз җилкәсенә төшүе дә ирне кимсетүгә, җәберләүгә юл куярга тиеш түгел. Ир дә, хатын да үз урынында булырга тиеш. Монысы балага кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирүгә бәйле. Халык әйтеме бик дөрес: “Өйләнердән элек, кызның әнисен яхшылап өйрән. Еллар үтү белән кәләшең дә нәкъ үз әнисе кебек булачак”. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, гаиләдә власть әни кулында икән — аның үрнәге, һичшиксез, кызына да күчәчәк.
Уйланулар артык төшенкелектә булмасын дигән теләктән, көчле затлар тормышыннан җитдирәк темага керик.
Тормыш бит, бераз җәберләнүләр дә булыр инде. Ә кем гаепле мондый хәлгә? Ир-егетләр, үзебезгә дә уйланырга кирәктер бит, дип әйтәсе килә. Безнең гомер озынлыгы болай да гүзәл затларныкыннан уртача 10 елга кимрәк. 2023 елда, мәсәлән, ир-егетләрнең гомер озынлыгы 69,5 ел булса, хатын-кызларныкы — 79,3 ел.
Ирләрнең азрак яшәвенә дә хатын-кызлар гаепле түгел бит. Экспертлар фикеренчә, Русиядә 25-30 яшьтән соң ир-егетләр үлеме күбрәк теркәлә. Соңгы елларда юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган водительләрнең — 91,8, юл аша чыгу кагыйдәләрен бозудан үлүчеләрнең — 65,5, пассажирларның 54,5 проценты — ир-егетләр. Кан әйләнеше, яман шеш, ашказаны һәм сулыш алу органнарындагы чирләр белән якты дөньядан китүчеләр арасында да көчле затлар саны күбрәк.
Белешмә. Соңгы 20 елда илдә тәмәке тартучы һәм спиртлы эчемлек кулланучылар саны берникадәр кимегән иде. Әмма коронавирус пандемиясеннән соң хәл кабат кире якка үзгәрде. Рәсми мәгълүматлар буенча, 2022 елда илдә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы ир-егетләр саны 60 проценттан 45 процентка кадәр кимегән.
Уены-чыны шунда җәмәгать: бүген җәмгыятьтә ир-егетләрнең нервыларын хатын-кыз җәберләвеннән саклау бераз көлкелерәк күренсә дә, мәсьәләгә җитдирәк карарга кирәк. Бүген Җир кешеләре башка сыймаслык гамәлләр белән мәшгуль. Кешеләрнең Ходай биргән табигый бүләгеннән – җенесеннән баш тартуы, чынлап та, ахырзаман якынлашкандыр дигән уйлар тудыра. Галимнәр куркыныч фаразлары аша кешелеккә янаган фаҗигаләрдән кисәтергә тели. Гасырлар дәвамында планетада зур үзгәрешләр көтелә. Яшәү рәвеше тамырдан үзгәрәчәк. Кешеләрнең планетар масштабтагы көтелмәгән хәлләргә әзер булмавы, битарафлыгы, гомумән, җир халкының юкка чыгуына китерүе мөмкин. Гаҗәп тоелса да, акыллы җан ияләре арасыннан иң беренче булып ир кешеләр “югалачак” икән. Австралия фәннәр академиясе галимнәре көчле затларның 5 миллион елдан соң тулысынча үлеп, юкка чыгачагын исәпләп чыгарган. Моның сәбәбе, ирләрдә ген булдыруга җавап бирүче Y хромосомының әкренләп җимерелүе белән аңлатыла. Ә хатын-кызларда булган Х хромосомы күпкә чыдамрак һәм тышкы йогынтыларга бирешми икән. Киләчәктә ир-атны хатын-кыз “җәберләве”ннән дә көчлерәк сынаулар көткәне аңлашыламы?
...Алда тагын нинди тарихи дата, истәлекле көннәр көтә икән, дип янә календарь битен ачып карадым. Ышанмаслык, көлкеле, мәгънәсез “көннәр” байтак икән әле. 12 гыйнвар, мәсәлән, Бөтендөнья ыштансызлар көне, 9 февраль — стриптиз көне... 27 августта — помидор бәрешеп сугыша торган көн. Болары әле өстән-өстән генә караган даталар. Бөтендөнья күләмендә игълан ителгән шушы бәйрәм көннәрендә тагын нинди проблемалар күтәрелер дә, кемнәрне якларга чакырулар булыр икән? Ә без һаман да ничек итеп ир-атның нервыларын саклау проблемалары турында уйланып баш ватабыз.
Олег Төхвәтуллин.