Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Алгарышлы үсеш курсын сайладык!

20.03: Алгарышлы үсеш курсын сайладык!

Алгарышлы үсеш курсын сайладык!Владимир Путин Юлламасында алдагы алты елга билгеләнгән стратегик бурыч-максатларны тормышка ашыру Русияне барлык өлкәләрдә дә дөньяда әйдәүче дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

Узган ел ахырында старт бирелгән Русия Президентын сайлау кампаниясе, шулай итеп, артта калды. Һәм күпчелек күренекле сәясәтчеләр, аналитиклар, хәер, гади респондентлар да фаразлаганча, 18 мартта үткән сайлауларда, гражданнарның хәлиткеч тавышын җыеп, гамәлдәге Президент Владимир Путин чираттагы тапкыр ил җитәкчесе итеп сайланды.


Хәер, күпчелек русиялеләрнең сайлауларның нәкъ шундый нәтиҗә белән тәмамлануын теләве бернинди дә шик калдырмый. Һәм бу һич кенә дә башка җиде кандидат начар яисә эшлексез дигәнне аңлатмый. Мәсьәлә фәкать шунда: Владимир Путинның халык арасында шушы кадәр югары абруе дистә еллар дәвамында яуланды һәм илдә ул корган бар яктан камил, нәтиҗәле эшләүче һәм үсешкә юнәлтелгән системаны үзгәртү өчен бүген бернинди дә нигез-сәбәп юк. Киресенчә, Президентның 2018 елга Федераль җыелышка Юлламасында егерме ел дәвамында булдырыл­ган ныклы нигездә алдагы чорда тагын да колачлырак социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыру максаты куелды. Владимир Путинның алдагы алты елга Русия Президенты вазыйфасына сай­лануы исә әлеге бурыч-мак­сатларның, һичшиксез, тормышка ашырылачагына ышанычны бер­мәбер ныгытты. Чөнки ул сүзендә торучы җитәкче һәм дәүләт башында ике дистә елга якын эшчәнлек чорында моны күп тапкырлар раслады. Ә менә сайлаулар башка төрле нәтиҗә белән тәмамланган булса, Президент алдагы алты елга билгеләгән стратегиянең язмышы, чыннан да, кыл өстендә калырга да мөмкин иде. Чөнки, һәр кандидатның үз җыры дигәндәй, аларның һәркайсы ил дилбегәсен я бер якка, я икенче якка тарткаларга тәкъдим итте. Ә инде дилбегәне бер яктан икенче якка тарткалау йөкнең авуына китерүен һәм моңа һич кенә дә юл куярга ярамаганын югары гыйлеме булмаган гади хезмәт кешеләре дә яхшы белә. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: Русия халкының күпчелеге 18 мартта сайлау участокларына килеп, үз тавышларын нәкъ гамәлдәге Президент Вла­димир Путин өчен биргәндә тәү чиратта шушы хакта уйлангандыр, илебезнең якты киләчәге өчен борчылгандыр, кайгыртучанлык күр­сәткәндер. Иң мөһиме, ил халкы бердәмлек, гражданлык активлыгы, аек акыл күрсәтеп, теләгәненә иреште. Алдагы алты елда Русия дөньякүләм абруйлы, халык ышанычын яулаган һәм ил гражданнары хакында зур хәстәрлек күрүче, чын ватанпәрвәр илбашы Владимир Путин җитәкчелегендә үсешәчәк!
Ә алдагы чорга бурыч-максатлар, чыннан да зур. Соңгы егерме елда Русия, оборона-техник куәтләрен бер­мәбер үстереп, дөнья күләмендә бу җәһәттән үзенең лаеклы урынын булдырып, үз халкы иминлеген ныклы сак­лауга гына түгел, кечерәк дәүләт-ләрне кыерсытучы агрессорларны да авызлыклаучы һәм тынычлык урнаштыручы иң көчле держава сыйфатында танылган икән, алга таба да шушы биеклекне тоту көн кадагында кала. Чөнки, күренүенчә, дөнья тыныч түгел, ә имансыз сугыш чукмарларын фәкать каты йодрык күр­сәтеп кенә бастырып торырга мөмкин. Социаль-икътисади өлкәдәге бурыч-максатлар исә тагын да катлаулырак. Аерым алганда, Президент Юлламасында билгеләнүенчә, алдагы алты елда илнең эчке тулай продукты күлә­ме 1,5 тапкыр артырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, Владимир Путин ассызыклавынча, барлык тармакларда да эчке һәм тышкы ресурсларны тагын да нәтиҗәлерәк эшкә кушу таләп ителәчәк. Чөнки төп икътисади мак-сатның үтәлүенә колачлы социаль программаларның үтәлеше дә турыдан-туры бәйләнгән. Ә алар чын-чыннан 2024 елга Русияне дөнья күлә-мендә халкы социаль яктан иң нык якланган дәүләтләрнең берсе итеп үстерүне максат итеп куя. Әйтик, шушы чорга илдә ярлылар саны әлеге 20,3 миллионнан 10 миллион кешегә калырга тиеш (Сүз уңаеннан, 2000 елда гына Русиядә ул категория гражданнар саны 42,3 миллион кеше тәшкил итә иде.) Янә килеп, бүген ил­дә уртача гомер озынлыгы 73 яшь булса, 2030 елга ул 80 үрен үтәргә тиеш. Әлбәттә, моңа, тәү чиратта, колачлы социаль программаларны тормышка ашыру исәбенә ире­­ше­ләчәк. Мәсәлән, алдагы алты елда аналарны һәм балаларны яклау максатында гына да федераль казнадан 3,4 триллион сум бүленәчәк. Бу моңа кадәрге алты елдагы күрсәт-кечтән 40 процентка күбрәк.
Югарыда бәян ителгәннәр, әлбәт-тә, ил Президенты Юлламасында дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнгән мөһим стратегик бурыч-максатларның бер өлеше генә. Гомумән исә, мондый стратегик башлангычлар халык хуҗалыгының барлык тармакларын да колачлый. Һәм, аңлашыла ки, бу җәһәттән яңа оешачак федераль Хөкүмәткә дә, тәүге эш көннәреннән үк җиң сызганып, аларны тормышка ашыруга алынырга туры киләчәк. Чөнки Президент тарафыннан алты елга билгеләнгән стратегиянең тулы куәтендә тормышка ашырылуын телибез икән, биредә вакыт бушка сарыф ителмичә, һәр көн нәтиҗәле файдаланылырга тиеш. Әйткәндәй, Хөкүмәт эшчәнлеген тагын да нәти­җәлерәк итеп оештыру зарурлыгын Владимир Путин Юллама белән чыгышында да сызык өстенә алды.
Кыскасы, алда зур эшләр көтә. Иң мөһиме, алар шушы стратегиягә башлангыч биргән һәм бу юнәлештәге бурыч-максатларны еллар дәвамында комплекслы рәвештә тормышка ашыра килүче булдыклы һәм ышанычлы үзебез сайлаган Президентыбыз Владимир Путин җитәкчелегендә башкарылачак. Димәк, нәтиҗә дә, һич­шиксез, без, Русия халкы көткән булыр!

Константин ТОЛКАЧЕВ, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:

– Республика халкының Владимир Путинның сәяси курсына ышаныч белдерүе шатландыра. Сайлау нәтиҗәләре сәяси юнәлеш күрсәткече, җәмгыятьтә плюрализм дәрәҗәсен чагылдыра, гражданнар берлегенең югары булуын исбатлый.
Сайлау нәтиҗәләре дәүләтнең арытаба үсешенә уңай йогынты ясар, Русиянең халыкара аренада позициясен ныгытырга ярдәм итәр, җәмгыять тормышында чираттагы тарихи адым, алгарышлы үсеш өчен ныклы этәргеч булыр, дип ышанам.





Басып чыгарырга



Коралачыкта клуб яңара!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Коралачыкта клуб яңара!
Балалар өчен концлагерьмы?
Вчера, 11:29 :: Җәмгыять
Балалар өчен концлагерьмы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»