Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хезмәте барның хөрмәте бар

06.04: Хезмәте барның хөрмәте бар

Хезмәте барның хөрмәте барБер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән тантанада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аларның һәммәсен тәбрикләп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, уңышлар, сәламәтлек теләде.


– Күп өлкәләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Бу – берлектәге уртак хезмәт казанышы. Шул рәвешле сез республика үсешенә мөкатдәс өлеш кертәсез, – диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы кулыннан өч кеше Салават Юлаев ордены алды. Алар – Фәйзи Гаскәров исемен­дәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең балет буенча репетиторы Гүзәл Абсат­тарова, Бөтен­дөнья башкортлары корыл­тае рәисе­нең беренче урынбасары Вельмир Азнаев, Үзбәкстан­ның башкортлар корылтае Башкарма коми­тетының Зәки Вәлиди исемендәге мәдәни үзәк рәисе Илшат Хәсәнов.
– Төбәктәге иң югары бүләкләрнең берсен алуыма бик шатмын. Хезмәтемне ла­еклы бәяләгән өчен зур рәхмәт, – диде Вельмир Хәйбрахман улы.
Төрле тармак кешелә­ренә – икътисадчыларга, укытучыларга, коткаручыларга, эшкуарларга, мат­бугат хезмәткәр­ләре­нә, эш­челәргә һәм башка хезмәт ияләренә мактаулы исем­нәр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлыгы 51 кеше бүләкләнде.
Мәсәлән, Салават Юлаев ордены белән бүләклә­нүче Гүзәл Абсаттарова данлыклы балет артисткасы, талантлы педагог, күп еллар милли сәнгатькә ал-ял белми хезмәт итүче. Ул башкарган “Азамат”, “Заһидә”, “Дуслык”, “Кубыз белән бию”, “Бөрҗән кызлары”, “Коралай” халык биюләре респуб­лика мәдә­нияте хәзинәсенә әверелде. Аның бай сәхнә тәҗрибәсе, чагу таланты, югары авто­ритеты яңа буын балет артистларын тәрбия­ләүдә мөһим роль уйный.
Русия Федерациясе Пре­зидентының Рәхмәт хатын алган Уфаның 153нче лицее физика укытучысы Гүзәл Уракова республикада гына түгел, илдә дә билгеле. Гүзәл Иршат кызы дәрестә заманча ме­тодика һәм чаралар кул­лана, эшкә иҗади карый.
“Башкортстан Республикасындагы фидакарь хез­мәте өчен” билгесе белән бүләкләнүче республика Авария-коткару хезмәтенең Күмертау шәһәрендәге зо­на эзләү-коткару отряды коткаручысы Борис Косачев бу тынгысыз эштә утыз ел хезмәт сала. Йөзләрчә кешенең гомерен сакларга ярдәм иткән, 700дән артык эзләү-коткару эшендә катнашкан, катлаулы хәл- шартларда оста эш итүче җа­ваплы хезмәткәр буларак танылган.
Башкортстан Респуб­ликасының Почет грамо­тасы белән бүләкләнгән Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазига­товның иң­нәрендә дә туган төбәге һәм халык мәнфә­гатендә күпь­еллык фида­карь хезмәт ята.
“Башкортстанның атказанган машина төзүчесе” исемен алган Бәләбәйдәге “Автодеталь” җәмгыяте генеральный директоры Сафиулла Габдуллин 1991 елдан бирле хезмәт сала. Предприятиедә барлык үсеш баскычларын үткән, соңгы дүрт елда аны уңышлы җитәкли. Аның оста җитәк­челеге нәтиҗәсендә җитештерү күләме, керем арткан. Предприятиедә 240 кеше эшли, 120се – инвалидлар, алар­ның нәтиҗәле һәм хәвефсез эшчәнлеге өчен барлык шартлар тудырылган.
– Һәр тармак игътибар үзәгендә, һәркемне үсте­рергә, ярдәм итәргә тырышабыз. Республика кешеләренең тормыш сыйфаты яхшырсын өчен бергәләп тырышачакбыз, – диде республика Башлыгы йомгаклау сүзендә.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



Коралачыкта клуб яңара!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Коралачыкта клуб яңара!
Балалар өчен концлагерьмы?
Вчера, 11:29 :: Җәмгыять
Балалар өчен концлагерьмы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»