Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Үзең өчен яшәр вакыт!

13.04: Үзең өчен яшәр вакыт!

Үзең өчен яшәр вакыт!Краснокама пенсионерлары актив тормыш алып бара.

Президент Владимир Путинның федераль җыелышка Юлламасында өлкән яшьтәгеләргә бәйле мәсьәләләр аерым игътибарга алынды, гомер озынлыгын арттыру, актив картлык турында әйтелде. Әйе, кайдадыр кем өчендер пенсиягә чыгу актив тормышка нокта куюга тиң. Әмма Краснокамада түгел! Биредә өлкән яшьтәгеләр бик җанлы тормыш алып бара. Районның барлык авыл хакимиятләрендә дә Ветераннар советы эшли, биредә актив кешеләр тупланган. Ә инде район Ветераннар советын тиктормас, тынгысыз җан Ольга Степкина җитәкли.


— Безнең эшчәнлек район хакимияте, халыкны социаль яклау идарәсе, пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе, “Тормыш” халыкны социаль хезмәтлән­дерү үзәге, авыл хакимият-ләре, башлангыч ветеран оешмалары белән тыгыз бәйләнештә бара. Район Ветераннар советының утырышлары еш булып тора. Без анда проблемаларны тикшерәбез, пенсио­нер­ларның тормышы һәм эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне карыйбыз. Ветераннарга медицина һәм торак-комму­наль хуҗа­лык өлкәләрендә хезмәт күр­сәтү, яшь­ләргә хәрби-патриотик тәр­бия бирү, ветераннар­ның ялын оештыру һәм киңкү­ләм мәгъ­лүмат чаралары белән үзара бәй­ләнеш буенча даими комис­сияләр эшли, — ди Ольга Григорьевна.
Пенсионерлар арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы үткәрелә, узган елда ан-да Николо-Березовка авылы биләмәсе пенсионерлары беренче урын яулаган. Икенче урында — Шушнур, өченче урында Яңа Бура авыл биләмәләре. Мондый чаралар пенсионерларны актив булырга өнди, бер­ләштерә. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында быел 15 спорт төре буенча районда 9 ярыш үт-кәрү планлаштырыла. Ветераннар ату, шахмат, шашка, дартс, баскетбол кәрзи­ненә туп ыргыту, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, бура уены һәм балык тоту буенча көч сынашачак. Быелдан 6 спорт төре буенча ярышларда сәламәтлек мөмкин-лекләре чикле пенсионерлар да катнашачак.
Мәдәни тормышта да актив пенсионерлар. Үткән елның 1 февраленнән башлангыч оешмалар арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәрби һәм хезмәт көннәренең эстафетасын – ышанычлы кулларга!” дип аталган район смотры бара. Ул 2020 елның 20 апрелендә тәмамланачак.
Район ветераннары солдат каберләрен, мемориаль комплекслар, һәйкәлләр һәм обелискларны тәртиптә тотуны да кайгырта. Алар­ның актив катнашлыгында Җиңү, Хәтер һәм кайгы, Ватанны саклаучылар көннә­ренә багышланган чаралар, армиягә озату тантаналары, мәктәпләрдә, музейларда төрле буын вәкил­ләренең очрашулары, батырлык дә­ресләре, тематик концертлар уза.
— Март башында барлык федераль каналларда Мәскәү мэриясенең ветераннар белән актив эшен күрсәттеләр, пенсионерлар өчен иҗади һәм спорт түгә­рәкләре оештырылуы турында сөйләделәр. Ә без­нең районда “Өлкән буын” муниципаль программасы инде 2016-17 еллардан эшли. Ул өлкән яшьтәге ке-шеләрнең тулы кыйммәтле актив тормышын озайтуга, буш вакытларын нәрсәгә дә булса багышлауга, физик һәм психологик сәламәт-леген ныгытуга юнәлтелгән. Шундый ук программалар авыл биләмәләрендә дә төзелә. Кыскасы, Мәскәүдә әле генә башланган эш бездә күптән бара инде, — ди Ольга Степкина.
Чыннан да, бу программаны тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр бирә. Рай-он­ның мәдәни-ял итү учреж­дениеләрендә үзешчән сән­гатьнең 61 түгәрәге эшли. Ветеран оешмалары катнашлыгы белән пенсионерлар шөгыльләнүче клублар, төрле берләшмәләр арта. Бүген эшләүче 19 берләш­мәгә 165 ветеран йөри: Арлан, Яңа Нугай мәдәният йортларында “Ветеран”, Яңа Каенлыкта — чәчәкләр үстерүчеләр, бакчачылар, Илестанбәт, Яңа Кабан, Раздолье, Яңа Бурада — хатын-кызлар, Никольск, Яңа Янъегет мәдә­ният йортларында, Кутлинка, Иске Мошты авыл клубларында “Алтын яшь” клублары эшли.
Әлеге программаның өлкән яшьтәгеләрнең сәла-мәтлегенә, психологик һәм социаль статусына уңай йогынты ясавы, аларны мәдә-нияткә, физик культура һәм спортка җәлеп итүе бәхәс-сез.
Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган айлык чикләрендә бик күп чара үтә. Ел саен Яңа Актанышбаш мәдәният йортында “Ветераннар картаймый” дип аталган район фестиваль-конкурсы уза, анда 40тан артык өлкән яшьтәге кеше катнаша.
2018-20 елларга “Китап-ханәләр – өлкән буынга” максатлы программасы тө-зелгән. Район китапханә-ләре өлкән яшьтәге 5 мең-нән артык кешене хезмәт-ләндерә, шуларның 492се – мөмкинлекләре чикле кешеләр.
Китапханәләр каршын-да эшләп килүче өлкән буын кешеләре өчен 32 клубта 345 кеше шөгыльләнә.
2016 елдан китапханә-ләрдә өлкәннәрне компьютердан һәм Интернет чел­тәреннән файдаланырга өйрәтү буенча курслар эшли. Шул вакыттан алып 70тән артык пенсионер белемен арттырган.
Үткән елда мәдәният учреждениеләре тарафыннан өлкәннәр өчен 1600дән артык чара үткәрелгән, аларга 19 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Илестанбәт мәдәният йортының “Йогын вуд” фольклор ансамбле һәм “Тормыш, мин сине яра­там!” республика фес-тивалендә Фирзәнә Әслә­мова 2нче урын алганнар. Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклауны, гомер озынлыгын арттыруны тәэмин итүче шартлар тудыру максатында районда узган елның гыйнварыннан пенсионерлар арасында спартакиада үтә. Үткән елның августында Агыйдел шәһәрендә узган пенсионерлар спартакиадасында 19 команда катнашты. Краснокама районы командасы авыл районнары арасында 2нче урынга чыкты һәм катнаш эстафетада 3нче урын яулады.
Николо-Березовка авылындагы “Прикамье” физкультура комплексы каршында “Оптимист” спорт клубы уңышлы эшли. Аның составында 60-75 яшьлек 30 пенсионер ир исәпләнә. Алар өчен мондый спорт клублары әлеге вакытта 5 авыл биләмәсендә мәктәп-ләр каршында оештырыла.
Әлбәттә, районның башлангыч ветеран оешмаларында актив, сәләтле кеше-ләр эшләмәсә, пенсионерларны оештыру бу дәрә-җәдә булмас иде. Һәр авыл Советында ветераннар белән актив кешеләр эшли, шуңа да Ольга Степкинага да җиңел, алар һәр башлангычны күтәреп алырга әзер.
— Пенсия яшенә җитү — бәхет ул. Ә актив булып калу — тагы да зуррак бә­хет, — ди Ольга Степкина.
Краснокаманың мондый актив ветераннарына карап, пенсия яшендә кеше, чыннан да, үзе өчен яши башлый гына икән, дип уйлый­сың.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Краснокама районы.





Басып чыгарырга



Уңганнарга уңыш юлдаш
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Уңганнарга уңыш юлдаш
Барда җыенында – краснокамалылар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Барда җыенында – краснокамалылар
Ул булмаган төбәк юк!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Ул булмаган төбәк юк!
Каһвә исе файдалы!
Вчера, 11:15 :: Җәмгыять
Каһвә исе файдалы!
14 мең дезодорант бүләк ителгән
Вчера, 10:57 :: Җәмгыять
14 мең дезодорант бүләк ителгән
Бу адәмне беләсезме?
Вчера, 10:51 :: Җәмгыять
Бу адәмне беләсезме?
Кайсыгызның кулы кычыта?
Вчера, 09:38 :: Җәмгыять
Кайсыгызның кулы кычыта?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»