Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Халыкка якынрак булырга!

20.04: Халыкка якынрак булырга!

Халыкка якынрак  булырга!Яңавыл районы җитәкчелеге шушы девизга тугры булып кала.

Бүген Уфада Башкортстан муниципаль берәмлекләренең VII съезды үтә. Бу турыдагы боерыкка республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 19 февральдә кул куйган иде. Документта, шулай ук, съездга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының составы расланды.

Чара урындагы үзидарә өлкәсендә мөһим бурычлар тикшерелүче уникаль мәйданчык булып тора. Алар арасында – гражданнарның тормыш хәлен яхшырту максатында урындагы үзидарә органнары кабул иткән карарлар нәтиҗәлелеге һәм муниципаль идарә сыйфатын күтәрү, халыкның социаль һәм икътисади хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.

Анда муниципалитет, федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләреннән торган делегацияләр катнаша. Алар тәҗрибә уртаклашачак, муниципалитетлар эшчәнлегенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерәчәк һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләячәк.

Съездда катнашучыларны бай программа көтә. Гадәткә әверелгәнчә, съездның пленар өлешендә идарә рәисе 2017-18 еллар өчен Совет эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясаячак. Анда, шулай ук, берләшмәнең җитәкчелек органнары сайланачак.

Агымдагы елда VII съездны үткәрү Урындагы үзидарә көненә багышлана. Моңа бәйле, муниципаль хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.

Чарада катнашучыларга Русия субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр байракларын үз эченә алган күргәзмә, Башкортстанда Гаилә елы һәм Русиядә Волонтерлар елына багышланган стендлар, робот техникасы экспозициясе тәкъдим ителә.


Халыкка якынрак  булырга!Төрле дәрәҗә власть белән халык арасында ныклы бәйләнеш булырга тиеш. Әгәр дә бу аралашу тиешенчә булмаса, ул вакытта хөкүмәткә, җирле үзидарә органнарына ышаныч кими.
Яңавыл районында моны яхшы аңлап эш итәләр. Гомумән, шәһәр берничә ел рәттән Җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәлелеге буенча яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Аеруча район хаки­миятенең халык белән тыгыз элемтә булдыруы, эшне дөрес оештыруы мактауга лаек.
– Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки урындагы власть, муни­ципалитетлар халы­к­ның көндәлек их­тыяҗын канәгатьлән­дерергә, аның тормыш шартларын яхшыртырга тиеш, ә аралашусыз моңа ирешү мөмкин булмаячак. Аеруча бүгенге катлаулы заманда. Тормыш кызу рәвештә алга бара, хакимиятләрнең эш даи­рәсе бик киң. Шөкер, бүгенге көндә тормышыбызны яхшыртуга юнәл­телгән бик күп федераль, республика программалары эшли, алар безгә зур мөмкинлекләр ача, алар ярдәмендә торак-коммуналь, социаль өлкәләрдә, авыл хуҗалыгында уңай үзгәреш­ләр булып тора, авыллар яңара, юллар төзеклән­дерелә, фермалар төзелә, эш урыннары булдырыла. Болар турында халыкка һәрдаим җитке­релергә, халык үз сүзен әйтергә, теләген белдерергә тиеш, – ди район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов.
Шул максатны күз уңын­да тотып, район авылларында гражданнар җыен­нары, кон­фере­нцияләр, очрашулар үтә. Төрле тармак белгеч­ләре, җитәкчелек белән очрашуларны халык көтеп ала, үз теләкләрен җиткерә, проблемалар күтәрә. Билгеле, халык күтәргән мәсьәлә­ләрне хәл итү зур чыгымнар сорый, әмма кайчак дөрес юнәлеш биреп җибәрергә генә кирәк. Шуңа да халык белән күбрәк аралашырга, аларны тыңларга кирәк, җылы кабинетта, йомшак кәнәфидә утырып кына аларның теләген ишетеп булмый, дигән фикердә яңавыл­лылар.
– Бүгенге көндә гәзит бит­лә­рендә, телевидениедә халыкны шиккә салырлык хәбәрләр, яман күренешләр җитәрлек, алданган дольщиклар да күп, торак-коммуналь хуҗалык буенча да сораулар килеп чыгып кына тора. Тормышның барлык өлкәләренә дә кагылган яңа законнар чыга, реформалар башлана, шунлыктан халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәк. Бүгенге электрон технологияләр алга киткән заманда моңа ирешүе авыр түгел. Элек авылда нибары бригадир йортында бер телефон була иде. Хәзер һәркемдә кесә телефоны, Интер­нетның мөмкин­лекләре чиксез. Район җитәкчелегенә соравың булса, хакимияткә килеп йөрмичә, соравыңны язып салып та була. Бу мөрәҗәгатьләр барысы да теркәлеп бара, аларга җавап бирелә, күтәрелгән проблемалар буенча чара күрелә. Шулай ук хаки­миятнең барлык эшчәнлеге район хакимиятенең рәсми сайтында яктыртылып бара. Халыкка уңайлы булсын өчен, район хакимияте хәтта “В контакте”да үз битен булдырды. Монысы да халык арасында бик популяр. Моннан тыш, халык белән якынаер өчен телевидение, гәзитләр бар, алар ярдә­мендә дә төрле туры эфирлар, “түгәрәк өстәл”­ләр, актуаль интервьюлар үткәрә­без. Халыкка якын булыйм дисәң, чынлап торып аның кызыксынулары белән яшәр­­гә кирәк, – ди Илшат Әгъзам улы.
Хакимияттә әйтүлә­ренчә, халык мөрәҗәгать­ләренең күбесе шәхси йорт төзелеше, җир мөнәсәбәт­-ләренә кагыла икән. “Торак” федераль программасына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле, торак алыр өчен чиратка куюга кагылган сораулар да булган.
– Шулай ук район хаки­миятенең Хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, мөмкин­лекләрдән чыгып, аларга ярдәм күрсәтелә. Юллар ремонтлау, газ үткәрү, торак-коммуналь хуҗалык буенча сораулар беркайчан да бетеп тормый. Чөнки юллар кайдадыр түшәлә, кайдадыр туза тора, йортлар сафка керә, аларга газы, уты, суы кирәк. Болары исә, тормышның үзе кебек, мәңгелек сораулар. Шулай ук төрле белешмәләр сорап архив бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр була, соңгы елларда Федераль программа буенча авария хәлендәге йортлардан күчерүне сорап язган мөрәҗәгатьләр күп. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы елларда бу өлкәдә бездә бик күп эш алып барыла. 2010 елдан 96 иске йорттан 1400 кеше барлык уңайлыклары бул­ган 560 яңа йортларга күчерелде.
Авылларда исә юл, төр-ле максатлы программаларга керү, пенсиягә, сәла-мәтлек саклау системасына, социаль яклау бүлегенә кагылган сораулар күбрәк яңгырый. Урыннарда кабул итүләр алып барганда төрле проблемалар ачыклана, әйтик, Ямбай авылы халкы Интернет юклыкка зарланып мөрәҗәгать итте. Асаудыбаш авыл биләмә­сендә авыр транспортның юлны бозуына зарландылар. Халык арасында никадәр күбрәк булсаң, эшне шулкадәр тирәнрәк аңлыйсың һәм аны нәтиҗә­лерәк итеп оештырасың. Хәл итмәстәй сораулар юк. Ә инде туган авылының, урамының язмышы өчен борчылып, кабул итүгә килгән кеше хөрмәт уята. Сораулар бит барысы да шәхси түгел, араларында шулай гомум эш дип җан атып йөрүче активистлар да шактый. Шундый кеше­ләр халык белән тыгыз элемтәне тәэмин итеп тора да инде. Ә инде күрелгән чараларга килгәндә, мөрә­җәгать итүчеләргә закон буенча 30 көн эчендә җавап бирелә һәм алар күтәргән проблемаларны хәл итү буенча чаралар күрелә. Ха­лык­ның бер генә соравы да игътибарсыз калырга тиеш түгел, без бит юкка гына башкарма власть дип аталмыйбыз, безнең бурыч – халыкка хезмәт итү, – ди Илшат Вазигатов.
...Күптән түгел үткән утырышларның берсендә республика Башлыгы Рөс-тәм Хәмитов муниципаль җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, “Галстукларыгызны салыгыз да, халык арасына чыгыгыз!” – дип мөрәҗәгать иткән иде. Чыннан да, халык өчен эшлим дисәң, халык арасында булырга, аңа якынаерга кирәк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Яңавыл районы.





Басып чыгарырга



Коралачыкта клуб яңара!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Коралачыкта клуб яңара!
Балалар өчен концлагерьмы?
Вчера, 11:29 :: Җәмгыять
Балалар өчен концлагерьмы?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»